Татарча диктант «Кышкы уен» (94 сүз)

Диктант на татарском языке на тему «Кышкы уен»Тышта ап-ак кар ява. Агач ботакларына мамыктай йомшак кар куна. Кар яугач, бакча аеруча ямьләнеп китә. Вәлигә бу күренеш бик ошый. Ул, чанасын алып, урамга чыга. Күрше малайлар белән бергәләп, алар бакча артындагы куаклыкта туйганчы уйныйлар. Йомшак карны тәгәрәтеп, шар ясыйлар. Ап-ак шар, кар өстендә тәгәрәгән саен, калыная, зурая бара. Балалар куаналар.

Ай-яй, нинди зур булды!

Әйдә, тагын тәгәрәтик әле!

Әйдә! Әйдә!..

Кайчакта балалар кардан ак аю яки кыш бабай ясап куялар. Бу вакыт аларнын шатлыгы тагын да зур була.

Кулына таяк тоттырып куйыйк!

Күзенә күмер тыгыйк, әй!

Борын ясап куйыйк. Борыны кып-кызыл булсын! (94 сүз)

*Транслит*

Тышта ап-ак кар ява. Агач ботакларына мамыктай йомшак кар куна. Кар яугач, бакча аеруча ямьлэнеп китэ. Вэлигэ бу куренеш бик ошый. Ул, чанасын алып, урамга чыга. Курше малайлар белэн бергэлэп, алар бакча артындагы куаклыкта туйганчы уйныйлар. Йомшак карны тэгэрэтеп, шар ясыйлар. Ап-ак шар, кар остендэ тэгэрэгэн саен, калыная, зурая бара. Балалар куаналар.

Ай-яй, нинди зур булды!

Эйдэ, тагын тэгэрэтик эле!

Эйдэ! Эйдэ!..

Кайчакта балалар кардан ак аю яки кыш бабай ясап куялар. Бу вакыт аларнын шатлыгы тагын да зур була.

Кулына таяк тоттырып куйыйк!

Кузенэ кумер тыгыйк, эй!

Борын ясап куйыйк. Борыны кып-кызыл булсын! (94 суз)Еще диктанты на татарском языке со схожей к «Кышкы уен» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)