Татарча диктант «Үсә торган кеше|Усэ торган кеше» (111 сүз)

Диктант на татарском языке на тему «Үсә торган кеше»/»Усэ торган кеше»Бер кеше үсәргә маташып азаплана. Егыла да тора, егыла да тора, еламый. Бер читтә, эскәмиядә аның ап-ак чәчле, түгәрәк сакаллы бабасы утыра. Мыек астыннан гына елмаеп оныгын күзәтә. Егылса да исе китми, торып басса да бер сүз әйтми. Малайга рәхәт. Бөтен дөнья аныкы. Әнә, салпы колаклы, кәкре аяклы сары эт, иснәнә-иснәнә, бакчага килеп керде. Керде дә туктады. Як-ягына каранды. Малайга шул гына кирәк иде дә. Шатлыклы авазлар чыгарып, егыла-тора эткә таба тәпиләде. Эт карт иде, дөнья күргән эт иде. Малай аның янына ук килеп җитсә дә, кымшанмады да. Ул аны бөтенләй күрми дә иде бугай. Малай, шатланып, нидер бытылдый-бытылдый эткә үрелде. Эт исә кисәк кенә борылды да юырта-юырта бакчадан чыгып китте. (111 сүз)

*Транслит*

Бер кеше усэргэ маташып азаплана. Егыла да тора, егыла да тора, еламый. Бер читтэ, эскэмиядэ анын ап-ак чэчле, тугэрэк сакаллы бабасы утыра. Мыек астыннан гына елмаеп оныгын кузэтэ. Егылса да исе китми, торып басса да бер суз эйтми. Малайга рэхэт. Ботен донья аныкы. Энэ, салпы колаклы, кэкре аяклы сары эт, иснэнэ-иснэнэ, бакчага килеп керде. Керде дэ туктады. Як-ягына каранды. Малайга шул гына кирэк иде дэ. Шатлыклы авазлар чыгарып, егыла-тора эткэ таба тэпилэде. Эт карт иде, донья кургэн эт иде. Малай анын янына ук килеп житсэ дэ, кымшанмады да. Ул аны ботенлэй курми дэ иде бугай. Малай, шатланып, нидер бытылдый-бытылдый эткэ урелде. Эт исэ кисэк кенэ борылды да юырта-юырта бакчадан чыгып китте. (111 суз)Еще диктанты на татарском языке со схожей к «Усэ торган кеше» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)