Татарча Изложение «Ак әбиләр догасы|Ак эбилэр догасы» (216 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Ак әбиләр догасы»/»Ак эбилэр догасы»Иртәгесен мин уянганда, кояш шактый биеккә күтәрелгән иде. Абый өйдә юк. «Бүген дә яңгыр яумаган икән!»—дип уйлап куйдым. Битемне юарга ишегалдына чыксам, шаккаттым. Туйганчы, тәмам сеңдереп һәм гөрләвекләр йөгертеп, бөтен дөньяны суга батырып, яңгыр явып үткән иде. Гүяки җир йөзендә барсы да алмаштырып куелган, һава саф һәм чиста, кошлар шатланышын тавыш бирә, агачлар һәм куаклар кабаттан яшәү дәрте белән тураеп киткәннәр. Кичә сары булып күренгән урманга да җан кергән.

— Һай, могҗиза!

Яланаяк урамга йөгердем. Бүрәнәләр өстенә басып, Әүлияләр тавы сыртын күзәттем. Бүген анда кеше юк иде. Ак әбиләрнең догасы кабул булды бит!

Берничә көн рәттән килеп шулай яңгыр яуды. Хәтта кечкенә- кечкенә болытлар да авыл өстендә явыштырып китә торган булдылар.

Игеннәргә корылыктан шактый зыян килгән икән, шулай да аларга да яңгырның файдасы тиде, тәмам корып-янып бетүдән сакланып калдылар. Әмма дә бәрәңгегә шәп булды инде. Күкрәп үстеләр. Маллар да көтүдән тук кайта башладылар.

Доганың кайчан зыянга булганы бар? Ак әбиләр күрсәткән мог­җизадан соң безнең, балаларның да күңелләре ныгып калды. Бу тор­мышта үзебезгә ышанычлы терәк барлыгын күрдек. Аны мәңге югалтмаска иде…

Бу вакыйгадан сон шактый күп сулар акты, дөньяда олы-олы кискен үзгәрешләр булды. Ак әбиләрнең күбесе инде ахирәткә күчтеләр. Әмма алар биргән сабак һаман да күңелемдә саклана минем.

Аларга рәхмәтем зур! Әгәр дә ак әбиләрнең Ходайга ялваруы белән могҗиза булмый калса, хәлләр яманга, бик яманга чыгачак иде бит. (216 сүз)

*Транслит*

Иртэгесен мин уянганда, кояш шактый биеккэ кутэрелгэн иде. Абый ойдэ юк. «Буген дэ янгыр яумаган икэн!»—дип уйлап куйдым. Битемне юарга ишегалдына чыксам, шаккаттым. Туйганчы, тэмам сендереп хэм горлэвеклэр йогертеп, ботен доньяны суга батырып, янгыр явып уткэн иде. Гуяки жир йозендэ барсы да алмаштырып куелган, хава саф хэм чиста, кошлар шатланышын тавыш бирэ, агачлар хэм куаклар кабаттан яшэу дэрте белэн тураеп киткэннэр. Кичэ сары булып куренгэн урманга да жан кергэн.

— Хай, могжиза!

Яланаяк урамга йогердем. Бурэнэлэр остенэ басып, Эулиялэр тавы сыртын кузэттем. Буген анда кеше юк иде. Ак эбилэрнен догасы кабул булды бит!

Берничэ кон рэттэн килеп шулай янгыр яуды. Хэтта кечкенэ- кечкенэ болытлар да авыл остендэ явыштырып китэ торган булдылар.

Игеннэргэ корылыктан шактый зыян килгэн икэн, шулай да аларга да янгырнын файдасы тиде, тэмам корып-янып бетудэн сакланып калдылар. Эмма дэ бэрэнгегэ шэп булды инде. Кукрэп устелэр. Маллар да котудэн тук кайта башладылар.

Доганын кайчан зыянга булганы бар? Ак эбилэр курсэткэн мог­жизадан сон безнен, балаларнын да кунеллэре ныгып калды. Бу тор­мышта узебезгэ ышанычлы терэк барлыгын курдек. Аны мэнге югалтмаска иде…

Бу вакыйгадан сон шактый куп сулар акты, доньяда олы-олы кискен узгэрешлэр булды. Ак эбилэрнен кубесе инде ахирэткэ кучтелэр. Эмма алар биргэн сабак хаман да кунелемдэ саклана минем.

Аларга рэхмэтем зур! Эгэр дэ ак эбилэрнен Ходайга ялваруы белэн могжиза булмый калса, хэллэр яманга, бик яманга чыгачак иде бит. (216 суз)Еще диктанты на татарском языке со схожей к «Ак эбилэр догасы» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)