Татарча изложение «Бер хәзинә|Бер хэзина» (148 сүз)

Изложение на татарском языке на тему  «Бер хәзинә»/»Бер хэзинэ»Бер карт игенче гомеренең актык көннәрендә балаларын янына чакырып әйтте:

— Балаларым! Басуыбызның эчендә бер хәзинә бар. Әмма кай җиренә күмелгән икәнен белә алмадым. Мин үлгәннән соң, вакыт әрәм итми, басуыбызга барыгыз, һәр җирен казып актарыгыз. Әгәр тапсагыз, ул хәзинә гомерегез буенча тотсагыз да бетмәс һәм сезне берәүгә дә мохтаҗ итмәс. Атадан балага мирас кала килгән бу басуны, сак булыгыз, сата күрмәгез, чөнки, бердән, киләчәктәге балаларыгызга хыянәт иткән буласыз, икенчедән, эчендәге хәзинә кулыгыздан ычкыныр.

Карт игенче вафат булгач, ике кардәш, бер-берсен уза-уза, басуга йөгерделәр. Казылмаган җир, чукылмаган урын калдырмадылар. Актардылар, эзләделәр — хәзинә юк!

Басуның өсте тоташ казылган, туфраклары тетелеп ватылган иде. Ике кардәш, бу кадәр тырышлыклары бушка калмасын өчен, бодай чәчтеләр. Хәзинәнең табылмаганына бик кайгырыштылар.

Көннәр үтте. Игеннәр пешеп өлгерде. Кардәшләрнең игене күрше игеннәрдән кат-кат артык иде. Урак урылды. Ындыр басылды… Ике кардәш, ындыр табагында өем-өем яткан бодайны күргәч, аталары әйткән хәзинәнең тырышып эшләү икәнен менә шул вакытта аңладылар. (148 сүз)

*Транслит*

Бер карт игенче гомеренен актык коннэрендэ балаларын янына чакырып эйтте:

— Балаларым! Басуыбызнын эчендэ бер хэзинэ бар. Эмма кай жиренэ кумелгэн икэнен белэ алмадым. Мин улгэннэн сон, вакыт эрэм итми, басуыбызга барыгыз, хэр жирен казып актарыгыз. Эгэр тапсагыз, ул хэзинэ гомерегез буенча тотсагыз да бетмэс хэм сезне берэугэ дэ мохтаж итмэс. Атадан балага мирас кала килгэн бу басуны, сак булыгыз, сата курмэгез, чонки, бердэн, килэчэктэге балаларыгызга хыянэт иткэн буласыз, икенчедэн, эчендэге хэзинэ кулыгыздан ычкыныр.

Карт игенче вафат булгач, ике кардэш, бер-берсен уза-уза, басуга йогерделэр. Казылмаган жир, чукылмаган урын калдырмадылар. Актардылар, эзлэделэр — хэзинэ юк!

Басунын осте тоташ казылган, туфраклары тетелеп ватылган иде. Ике кардэш, бу кадэр тырышлыклары бушка калмасын очен, бодай чэчтелэр. Хэзинэнен табылмаганына бик кайгырыштылар.

Коннэр утте. Игеннэр пешеп олгерде. Кардэшлэрнен игене курше игеннэрдэн кат-кат артык иде. Урак урылды. Ындыр басылды… Ике кардэш, ындыр табагында оем-оем яткан бодайны кургэч, аталары эйткэн хэзинэнен тырышып эшлэу икэнен менэ шул вакытта анладылар. (148 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Бер хэзинэ» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)