Татарча изложение «Безнең ишегалдында|Безнен ишегалдында» (265 сүз)

Изложение на татарском языке на тему  «Безнең ишегалдында»/»Безнен ишегалдында»Күбәү без бер ишегалдында. Малайлар да, кызлар да бар. Башлы-гыбыз — Мәхмүт. Буе безнең хәтле генә булса да, барыбыздан да көчлерәк. Алтынчы сыйныфта укый инде ул. Ә безнең кайсыбыз — бишенчедә, кайсыбыз дүртенчедә генә әле. Икенче-өченче сыйныфтагы вак-төякләр дә бар арабызда.

Ял көне булдымы, иртәдән кичкә кадәр ишегалдында без. Кар атышып, әүмәкләшеп уйный-уйный. Кыш бабай төсле ап-ак булып бетәбез. Әниләр ачуланып: «Кеше төсле уйный да белмисез бит»,— диләр. Ишегалдында спорт мәйданчыгы да ясап куя алмыйлар үзләре. Шулай булгач, без гаеплемени инде.

Беркөнне капка төбенә чыгып бастык та кая барырга белми аптырап тик торабыз.

—Әйдәгез, малайлар, шугалак ясыйк. Рәхәтләнеп шуарбыз ичмасам, — дип куйды Мәхмүт.

Йөгереп барып, көрәкләр, себеркеләр алып килдек. Чиләк тотып, кызлар чыкты. Барыбыз да яңадан җыелгач, шугалакның урыны турында тарткалаша башладык.

Без артык бәхәсләшеп тормадык, тотындык ишегалды уртасының карын көрәргә дә себерергә! Буран уйнап торды. Борынны чеметтереп ала торган салкын көн иде. Шулай да эсселәп беттек: изүләрне чишеп җибәрдек, бүрек колакчыннарын югары күтәреп бәйләдек, бияләйләрне салып аттык. Караңгы төшеп, ишегалдында электр утлары кабынганда, зур гына мәйданчык тап-такыр иде инде. Су сибә башладык. Кызлар чиләк белән ташып торалар, без сибәбез, мәйданчык боз белән каплана бара. Шугалак өстеннән ап-ак томан күтәрелде. Эшебез беткәч тә өйгә кереп китәсе килми. Әле ныгып җитмәгән боз өстенә берәрсе ялгышып килеп керер дип, шул тирәдә йөрибез. Әниләр чыгып чакырмаса, төн уртасына хәтле шугалак саклап утырыр идек.

Иртән торып чыкканда, боз өсте шыкырдап каткан иде инде. Без бер-ике тапкыр гына шуып үттек тә мәктәпкә йөгердек. Кайткач тимераяк тагып чыгарбыз да рәхәтләнеп шуарбыз, дидек.

Тик, кайтуыбызга, шугалакның бозын чабып, ишегалды уртасына оеп куйганнар иде инде… (265 сүз)

*Транслит*

Кубэу без бер ишегалдында. Малайлар да, кызлар да бар. Башлы-гыбыз — Мэхмут. Буе безнен хэтле генэ булса да, барыбыздан да кочлерэк. Алтынчы сыйныфта укый инде ул. Э безнен кайсыбыз — бишенчедэ, кайсыбыз дуртенчедэ генэ эле. Икенче-оченче сыйныфтагы вак-тояклэр дэ бар арабызда.

Ял коне булдымы, иртэдэн кичкэ кадэр ишегалдында без. Кар атышып, эумэклэшеп уйный-уйный. Кыш бабай тосле ап-ак булып бетэбез. Энилэр ачуланып: «Кеше тосле уйный да белмисез бит»,— дилэр. Ишегалдында спорт мэйданчыгы да ясап куя алмыйлар узлэре. Шулай булгач, без гаеплемени инде.

Берконне капка тобенэ чыгып бастык та кая барырга белми аптырап тик торабыз.

—Эйдэгез, малайлар, шугалак ясыйк. Рэхэтлэнеп шуарбыз ичмасам, — дип куйды Мэхмут.

Йогереп барып, корэклэр, себеркелэр алып килдек. Чилэк тотып, кызлар чыкты. Барыбыз да янадан жыелгач, шугалакнын урыны турында тарткалаша башладык.

Без артык бэхэслэшеп тормадык, тотындык ишегалды уртасынын карын корэргэ дэ себерергэ! Буран уйнап торды. Борынны чеметтереп ала торган салкын кон иде. Шулай да эсселэп беттек: изулэрне чишеп жибэрдек, бурек колакчыннарын югары кутэреп бэйлэдек, биялэйлэрне салып аттык. Карангы тошеп, ишегалдында электр утлары кабынганда, зур гына мэйданчык тап-такыр иде инде. Су сибэ башладык. Кызлар чилэк белэн ташып торалар, без сибэбез, мэйданчык боз белэн каплана бара. Шугалак остеннэн ап-ак томан кутэрелде. Эшебез беткэч тэ ойгэ кереп китэсе килми. Эле ныгып житмэгэн боз остенэ берэрсе ялгышып килеп керер дип, шул тирэдэ йорибез. Энилэр чыгып чакырмаса, тон уртасына хэтле шугалак саклап утырыр идек.

Иртэн торып чыкканда, боз осте шыкырдап каткан иде инде. Без бер-ике тапкыр гына шуып уттек тэ мэктэпкэ йогердек. Кайткач тимераяк тагып чыгарбыз да рэхэтлэнеп шуарбыз, дидек.

Тик, кайтуыбызга, шугалакнын бозын чабып, ишегалды уртасына оеп куйганнар иде инде… (265 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Безнен ишегалдында» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)