Татарча изложение «Әллүки|Эллуки» (153 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Әллүки»/»Эллуки»Ул кичне фронттан аеруча күңелсез хәбәр килде.

Күземә йокы кермәде. Ниндидер ташландык бер сарайда бөркүдән һәм авыр уйлардан йоклый алмый газапланып ятканнан соң, урамга чыктым. Урам буш һәм тын иде. Үз-үземне кая куярга белмичә, ачынып, тротуар буйлап киттем. Патрульләр, берничә мәртәбә туктатып, пропуск сорады.

Күпме йөргәнмен, хәтерләмим. Ничектер, тар гына бер тыкрыкка барып чыктым. Шунда кинәт тынып калдым. Каяндыр әкрен генә, зәгыйфь кенә булып скрипка тавышы ишетелә иде. Башта мин колакларыма ышанмадым. Саташам дип торам. Безнең көй бит бу! Татар көе! «Әллүки»!

Мин, аның әкрен генә, зәгыйфь кенә чыккан моңы агышына бирелеп, дөньядагы барлык нәрсәмне оныттым, берничә минут шулай басып тордым. Көй берничә тапкыр кабатланды. Ул һәр юлы, үзенең һәр авазы белән мине биләгәннән-били барды. Мин, ниндидер эчке көчкә буйсынып, аны эзләп, ишегалдына кереп киттем. Ләкин ул анда, мин кергәч, кинәт югалды.

Яңадан урамга атылып чыктым. Инде ул урамда ишетелми иде. Югалды, дидем мин өметсезләнеп, югалды…

Юк, югалмаган икән, ул яңадан яңгырый башлады. (153 сүз)

*Транслит*

Ул кичне фронттан аеруча кунелсез хэбэр килде.

Куземэ йокы кермэде. Ниндидер ташландык бер сарайда боркудэн хэм авыр уйлардан йоклый алмый газапланып ятканнан сон, урамга чыктым. Урам буш хэм тын иде. Уз-уземне кая куярга белмичэ, ачынып, тротуар буйлап киттем. Патрульлэр, берничэ мэртэбэ туктатып, пропуск сорады.

Купме йоргэнмен, хэтерлэмим. Ничектер, тар гына бер тыкрыкка барып чыктым. Шунда кинэт тынып калдым. Каяндыр экрен генэ, зэгыйфь кенэ булып скрипка тавышы ишетелэ иде. Башта мин колакларыма ышанмадым. Саташам дип торам. Безнен кой бит бу! Татар кое! «Эллуки»!

Мин, анын экрен генэ, зэгыйфь кенэ чыккан моны агышына бирелеп, доньядагы барлык нэрсэмне оныттым, берничэ минут шулай басып тордым. Кой берничэ тапкыр кабатланды. Ул хэр юлы, узенен хэр авазы белэн мине билэгэннэн-били барды. Мин, ниндидер эчке кочкэ буйсынып, аны эзлэп, ишегалдына кереп киттем. Лэкин ул анда, мин кергэч, кинэт югалды.

Янадан урамга атылып чыктым. Инде ул урамда ишетелми иде. Югалды, дидем мин ометсезлэнеп, югалды…

Юк, югалмаган икэн, ул янадан янгырый башлады. (153 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Эллуки» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)