Татарча изложение «Ике дус» (156 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Ике дус»Биологиядән «ике»ле алуына һич тә үкенмәде Камил, чөнки бу фәнне ул башкаларга караганда яхшырак белә. «Ике»ле алуының сәбәбе дә көлке сыман: контроль эш дәфтәрен тапшырмаган. Эшен беренче булып төгәлләгән иде дә, янәшә партада утыручы Сәриянең биремен эшли ал-маганын күреп, укытучы сизмәгәндә генә, дәфтәрен аңа сузды. Дәрес бетеп, тәнәфескә кыңгырау шылтырагач, укытучы үзе йөреп җыйды дәфтәрләрне. Минем дәфтәр Сәриядә дип әйтмәс бит инде!

Укытучы Галия Нуровна икенче көнне иртән дәфтәрләрне өләшеп чыкты да журналдан Камилнең фамилиясен эзләде.

— Шәкүров, синең эшеңә «ике»ле, — диде.

— Ни өчен «ике»ле соң ул, Галия Нуровна? — дип сорады Камил елмаю катыш.

— Дәфтәреңне тапшырмагансың!

Сыйныф бүлмәсендә тынлык урнашты. Мин Камилнең белгәнен дә, контроль эшен беренче булып язып бетерүен дә яхшы беләм. Без Камил белән дуслар, бер партада утырабыз.Сәрия гафу да үтенмәде, Камил дәфтәреннән күчереп язган контроль эшенә «биш»ле алды.

Мәктәптән без икебез генә кайттык. Авылга өч чакрым юл. Камил миңа табигатьтәге үсемлекләр, бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр дөньясы турында сөйләде. Каян барысын да истә калдыра ул! (156 сүз)

*Транслит*

Биологиядэн «ике»ле алуына хич тэ укенмэде Камил, чонки бу фэнне ул башкаларга караганда яхшырак белэ. «Ике»ле алуынын сэбэбе дэ колке сыман: контроль эш дэфтэрен тапшырмаган. Эшен беренче булып тогэллэгэн иде дэ, янэшэ партада утыручы Сэриянен биремен эшли ал-маганын куреп, укытучы сизмэгэндэ генэ, дэфтэрен ана сузды. Дэрес бетеп, тэнэфескэ кынгырау шылтырагач, укытучы узе йореп жыйды дэфтэрлэрне. Минем дэфтэр Сэриядэ дип эйтмэс бит инде!

Укытучы Галия Нуровна икенче конне иртэн дэфтэрлэрне олэшеп чыкты да журналдан Камилнен фамилиясен эзлэде.

— Шэкуров, синен эшенэ «ике»ле, — диде.

— Ни очен «ике»ле сон ул, Галия Нуровна? — дип сорады Камил елмаю катыш.

— Дэфтэренне тапшырмагансын!

Сыйныф булмэсендэ тынлык урнашты. Мин Камилнен белгэнен дэ, контроль эшен беренче булып язып бетеруен дэ яхшы белэм. Без Камил белэн дуслар, бер партада утырабыз.Сэрия гафу да утенмэде, Камил дэфтэреннэн кучереп язган контроль эшенэ «биш»ле алды.

Мэктэптэн без икебез генэ кайттык. Авылга оч чакрым юл. Камил мина табигатьтэге усемлеклэр, божэклэр, кошлар, жэнлеклэр доньясы турында сойлэде. Каян барысын да истэ калдыра ул! (156 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Ике дус» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)