Татарча изложение «Инештә|Инештэ» (207 сүз)

Изложение на татарском языке на тему  «Инештә»/»Инештэ»Көн матур иде. Кызыл яр комлыгындагы сулыкта кояш энҗеләр сибеп уйный. Алар шунда, уенга алгысып, мәш килделәр: уч төпләренә матур-матур чуерташлар җыелды, салават күперләрен хәтерләтеп төрле-төрле нурларда ялтырап киткән ком ташлары, бака кабырчыклары күңелне иркәләп җылытты, алар комлы яр кырыйларыннан су чәчрәтеп яланаяк чаптылар. Арырак, язгы ташкыннардан ишелгән ярда авышып калган ялгыз талның юан тамыры өстендә, янәшә сөйләшеп тә утырдылар. Ә казлар көттермәде, оя-оя тезелешеп тау башына үрмәләүләрен белделәр. Инде күбесе.

арпа басуына хуҗа булып, башларын ялт та йолт башак араларыннан калкытып, берсен-берсе макташа-макташа, авызларына төптән эләктергән башакны очка таба дерелдәтә-дерелдәтә, тук бөртекләрне янтаеп чыккан бүксәләренә тутырдылар.

— Кый-гак, кый-гак!..

Кинәт шушы тау башы ягыннан ишетелгән казлар тавышы Хәкимҗан белән Сәгыйдәне сискәндереп җибәрде. Алар, яр астыннан йөгереп, болынга менделәр. Тау өстендәге казлар, өркешеп, кайсы болынга, кайсы су өстенә очып төшә башладылар. Төркемнән аерылган бер каз кире якка. Бурсык елгасы авызындагы болын ягына очты. Җирдән күтәрелеп өлгерә алмаган бер ак каз арпа басуы кырыенда канатларын җиргә бәрә-бәрә җилпенде. Озын сары төлке койрыгы аның әле бер, әле икенче ягына чыгып тибрәнде һәм шундук казны тынып калырга мәҗбүр итте. Ул ара да булмады, җиргә сыланып шуышкан сары койрык басу эченнән арткарак калып чыгып килгән икенче ялгыз казны куа китте. Хәкимҗан белән Сәгыйдә аны- моны карамый чаптылар да чаптылар. Төлкене куркытырга теләп, «һай-һәй»ләп кычкырдылар. (207 сүз)

*Транслит*

Кон матур иде. Кызыл яр комлыгындагы сулыкта кояш энжелэр сибеп уйный. Алар шунда, уенга алгысып, мэш килделэр: уч топлэренэ матур-матур чуерташлар жыелды, салават куперлэрен хэтерлэтеп торле-торле нурларда ялтырап киткэн ком ташлары, бака кабырчыклары кунелне иркэлэп жылытты, алар комлы яр кырыйларыннан су чэчрэтеп яланаяк чаптылар. Арырак, язгы ташкыннардан ишелгэн ярда авышып калган ялгыз талнын юан тамыры остендэ, янэшэ сойлэшеп тэ утырдылар. Э казлар коттермэде, оя-оя тезелешеп тау башына урмэлэулэрен белделэр. Инде кубесе.

арпа басуына хужа булып, башларын ялт та йолт башак араларыннан калкытып, берсен-берсе макташа-макташа, авызларына топтэн элэктергэн башакны очка таба дерелдэтэ-дерелдэтэ, тук бортеклэрне янтаеп чыккан буксэлэренэ тутырдылар.

— Кый-гак, кый-гак!..

Кинэт шушы тау башы ягыннан ишетелгэн казлар тавышы Хэкимжан белэн Сэгыйдэне сискэндереп жибэрде. Алар, яр астыннан йогереп, болынга менделэр. Тау остендэге казлар, оркешеп, кайсы болынга, кайсы су остенэ очып тошэ башладылар. Торкемнэн аерылган бер каз кире якка. Бурсык елгасы авызындагы болын ягына очты. Жирдэн кутэрелеп олгерэ алмаган бер ак каз арпа басуы кырыенда канатларын жиргэ бэрэ-бэрэ жилпенде. Озын сары толке койрыгы анын эле бер, эле икенче ягына чыгып тибрэнде хэм шундук казны тынып калырга мэжбур итте. Ул ара да булмады, жиргэ сыланып шуышкан сары койрык басу эченнэн арткарак калып чыгып килгэн икенче ялгыз казны куа китте. Хэкимжан белэн Сэгыйдэ аны- моны карамый чаптылар да чаптылар. Толкене куркытырга телэп, «хай-хэй»лэп кычкырдылар. (207 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Инештэ» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)