Татарча изложение «Ихтыяр көче|Ихтыяр коче» (157 сүз)

Изложение на татарском языке на тему  «Ихтыяр көче»/»Ихтыяр коче»Безнең кайсыбызның гына көчле һәм батыр, күркәм эшләр белән кешеләрне таң калдырасы килми икән? Минем әле бер генә кешедән дә: «Их, куркак буласы иде», — дигән сүз ишеткәнем юк. Әгәр шулай икән, куркаклар каян килә соң? Минемчә, батырлыкның башы — үзеңдә ныклы ихтыяр көче тәрбияләүдә.

Ә нәрсә соң ул ихтыяр көче?

Ихтыяр көчен, берничә сүз белән әйткәндә, үз-үзең белән көрәшү, үз җаныңдагы йомшаклыкларны җиңү дип атарга мөмкин булыр иде.

Исламов Гаделне мин ун елдан артык беләм. Беренче мәртәбә очрашкач, ул миңа болай дигән иде: «… Бер уйласаң, үзе бер яктан икенче якка да әйләнеп ята алмаган кеше нәрсә эшли алсын инде?!»

Берәү булса, кул селтәр иде, әмма Исламов зур ихтыяр көченә ия булып чыкты. Ул авыл хуҗалыгын проектлаштыру институтында техник документлар тикшерә, шунда корректор булып эшли. Таза кешеләр 7—8 сәгатьтә бик җиңел бетерә ала торган эшне Гадел 12 сәгать эшли.

Тормышта Гадел Исламов кебек кешеләр очрап тора. Алар — үзләренең какшамас ихтыярлары белән авырлыкларны җиңеп, чын кеше булган кешеләр. (157сүз)

*Транслит*

Безнен кайсыбызнын гына кочле хэм батыр, куркэм эшлэр белэн кешелэрне тан калдырасы килми икэн? Минем эле бер генэ кешедэн дэ: «Их, куркак буласы иде», — дигэн суз ишеткэнем юк. Эгэр шулай икэн, куркаклар каян килэ сон? Минемчэ, батырлыкнын башы — узендэ ныклы ихтыяр коче тэрбиялэудэ.

Э нэрсэ сон ул ихтыяр коче?

Ихтыяр кочен, берничэ суз белэн эйткэндэ, уз-узен белэн корэшу, уз жанындагы йомшаклыкларны жину дип атарга момкин булыр иде.

Исламов Гаделне мин ун елдан артык белэм. Беренче мэртэбэ очрашкач, ул мина болай дигэн иде: «… Бер уйласан, узе бер яктан икенче якка да эйлэнеп ята алмаган кеше нэрсэ эшли алсын инде?!»

Берэу булса, кул селтэр иде, эмма Исламов зур ихтыяр коченэ ия булып чыкты. Ул авыл хужалыгын проектлаштыру институтында техник документлар тикшерэ, шунда корректор булып эшли. Таза кешелэр 7—8 сэгатьтэ бик жинел бетерэ ала торган эшне Гадел 12 сэгать эшли.

Тормышта Гадел Исламов кебек кешелэр очрап тора. Алар — узлэренен какшамас ихтыярлары белэн авырлыкларны жинеп, чын кеше булган кешелэр. (157суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Ихтыяр коче» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)