Татарча изложение «Йолдызым» (140 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Йолдызым»…Тышта караңгы төшеп килә иде. Өйләрдә бер-бер артлы утлар кабына. Кабына да тәрәзәдән юл өстенә сузылып яктылык төшә, һавада әчкелтем төтен исе, сөт исе аңкый, кыздырган май исе борынны кытыклап үтә.

Гөлзифа үзенең үлеп тә карыны ачканлыгын сизеп алды. Шунда ук менә бу якты тәрәзәләр, менә бу төтен исе, сөт исе аңа никадәр якын, никадәр газиз икәнлеген, ни арада инде боларның һәммәсен өзелеп тә сагынып өлгерүен тойды ул. Тойды һәм адымнарын да кызулатты. Аннары менә, барысыннан да бигрәк, үзенең нәниен — йөрәк парәсен сагынган икән ич ул. Нишләде икән инде, җанкисәгем, бик еламады микән?

Болдырдан күтәрелүгә ике куллап аратага тотынган хәлдә туктап калды. Еш-еш сулый, тез буыннары дерелди иде. Башы әйләнеп киткәндәй булып, күзләрен дә йомды.

Яңадан күзләрен ачуга, күктә бернинди болытына-ниенә карамастан яктырып-яктырып җемелдәүче йолдызны күреп алды.

Аның йолдызы ич бу! (140 сүз)

*Транслит*

…Тышта карангы тошеп килэ иде. Ойлэрдэ бер-бер артлы утлар кабына. Кабына да тэрэзэдэн юл остенэ сузылып яктылык тошэ, хавада эчкелтем тотен исе, сот исе анкый, кыздырган май исе борынны кытыклап утэ.

Голзифа узенен улеп тэ карыны ачканлыгын сизеп алды. Шунда ук менэ бу якты тэрэзэлэр, менэ бу тотен исе, сот исе ана никадэр якын, никадэр газиз икэнлеген, ни арада инде боларнын хэммэсен озелеп тэ сагынып олгеруен тойды ул. Тойды хэм адымнарын да кызулатты. Аннары менэ, барысыннан да бигрэк, узенен нэниен — йорэк парэсен сагынган икэн ич ул. Нишлэде икэн инде, жанкисэгем, бик еламады микэн?

Болдырдан кутэрелугэ ике куллап аратага тотынган хэлдэ туктап калды. Еш-еш сулый, тез буыннары дерелди иде. Башы эйлэнеп киткэндэй булып, кузлэрен дэ йомды.

Янадан кузлэрен ачуга, куктэ бернинди болытына-ниенэ карамастан яктырып-яктырып жемелдэуче йолдызны куреп алды.

Анын йолдызы ич бу! (140 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Йолдызым» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)