Татарча изложение «Каенның күз яше|Каеннын куз яше» (128 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Каенның күз яше»/»Каеннын куз яше»Урманга эчкәрәк кергән саен, ландыш чәчәкләре күбрәк очрый башлады. Камил сакланып кына берничә чәчәк өзеп алды. Тамырлары белән дә йолыкмады, күпләп тә өзмәде. Юкса, урманда чәчәкләр корыр дип уйлады. Өзгән чәчәкләрен әнисенә алып кайтырга булды.

Йөри торгач, түгәрәк аланга килеп чыктылар. Аланның бер ягында төз наратлар, икенче ягында ап-ак каеннар тезелешкән. Әйтерсең лә ап-ак күлмәкләрен кигән кызлар әйлән-бәйлән уйныйлар.

Камил түзмәде, каеннарга таба йөгерде һәм барып җитәр-җитмәс тукталып калды: каршысындагы япь-яшь каен урталай сынган иде. Сынган җирендә алсуланып каен суы каткан. Камил дә, әтисе дә каенны бик кызгандылар.

— Рәхимсез кешеләр узган моннан, каенны харап иткәннәр,—диде әтисе. Камил исә каен кәүсәсен иркәләп, сыйпап алды.

Бераз баргач, тагын бер каен кәүсәсендә яман җәрәхәт күрделәр. Кемдер каен кәүсәсенә балта чабып тирән кирт ясаган, ул кирткә каен суы тулып каткан иде. (128 сүз)

*Транслит*

Урманга эчкэрэк кергэн саен, ландыш чэчэклэре кубрэк очрый башлады. Камил сакланып кына берничэ чэчэк озеп алды. Тамырлары белэн дэ йолыкмады, куплэп тэ озмэде. Юкса, урманда чэчэклэр корыр дип уйлады. Озгэн чэчэклэрен энисенэ алып кайтырга булды.

Йори торгач, тугэрэк аланга килеп чыктылар. Аланнын бер ягында тоз наратлар, икенче ягында ап-ак каеннар тезелешкэн. Эйтерсен лэ ап-ак кулмэклэрен кигэн кызлар эйлэн-бэйлэн уйныйлар.

Камил тузмэде, каеннарга таба йогерде хэм барып житэр-житмэс тукталып калды: каршысындагы япь-яшь каен урталай сынган иде. Сынган жирендэ алсуланып каен суы каткан. Камил дэ, этисе дэ каенны бик кызгандылар.

— Рэхимсез кешелэр узган моннан, каенны харап иткэннэр,—диде этисе. Камил исэ каен кэусэсен иркэлэп, сыйпап алды.

Бераз баргач, тагын бер каен кэусэсендэ яман жэрэхэт курделэр. Кемдер каен кэусэсенэ балта чабып тирэн кирт ясаган, ул кирткэ каен суы тулып каткан иде. (128 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Каеннын куз яше» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)