Татарча изложение «Кошчык» (223 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Кошчык»Июль ахыры. Бакчада үзенә бер тымызык рәхәт, җылы. Кулыма китап алып, ачык тәрәзә каршында утырам. Җиләк-җимеш өлгергән, муллык ташып торган чак. Әнә, алмагачларның ботаклары алмалары күплектән сыгылып төшкән. Тулып пешкән кура җиләкләре, кызыл тамчылар булып, тамам-тамам дип эленеп торалар. Бакчам күрке — гөлҗимеш чәчәкләре өстендә бал кортлары очына.

Кон кичкә авышкан. Шылт иткән тавыш юк. Китабым ачык булса да. укыйсым килми. Тынлык, хозурлык бөтен барлыгммны җәлеп

иткән. Шул халәттә тик оеп утырам. Кинәт веранда рәшәткәсенә нәни генә соры котчык — чебенче килеп кунды. Мин аның кайсы яктан очып килүен күрми дә калдым. Кошчык арыган, йончылган кыяфәттә. Ул ничектер суырылып, төссезләнеп калган кебек. Күрәсең, бала чыгару-очыру мәшәкатьләре белән мәшгуль булгандыр. Ул башта кымшанмыйча да утырды, ял итте. Аннары ашыкмыйча, бик тырышып, томшыгы белән канатларын чистартырга кереште. Бөтен әтрафта без икәү — соры чебенче дә мин. Кошчык минем аны күзәтеп торуымны бөтенләй сизми дә иде.

Озак чистарынды кошчыгым. Түшендәге каурыйларын берәм- берәм барлады, канатларын, койрыгын чистартты, томшыгын тәпиләренә тидереп-тидереп алды. Соңыннан иркенләп бер кагынды, талпынып алды һәм күз алдында үзгәрде дә куйды. Хәзер аның кыяфәтендә арыганлык, йончылганлыкның эзе дә калмады, яшәреп, күркәмләнеп китте. Аннары кукраеп йоннарын кабартты да, талпынып, зәңгәр киңлеккә очты.

Күңелем аңа ияреп җилкенеп куйды. Әйтерсең лә бер талпыну белән мин дә, еллар йөген җилкәмнән ташлап, бик еракка, артта калган яшьлегемә кайта алам… Сирәк була торган саф. татлы мизгел иде бу. Рәхмәт сиңа, кошчыгым, юлларың уң булсын! (223 сүз)

*Транслит*

Июль ахыры. Бакчада узенэ бер тымызык рэхэт, жылы. Кулыма китап алып, ачык тэрэзэ каршында утырам. Жилэк-жимеш олгергэн, муллык ташып торган чак. Энэ, алмагачларнын ботаклары алмалары куплектэн сыгылып тошкэн. Тулып пешкэн кура жилэклэре, кызыл тамчылар булып, тамам-тамам дип эленеп торалар. Бакчам курке — голжимеш чэчэклэре остендэ бал кортлары очына.

Кон кичкэ авышкан. Шылт иткэн тавыш юк. Китабым ачык булса да. укыйсым килми. Тынлык, хозурлык ботен барлыгммны жэлеп

иткэн. Шул халэттэ тик оеп утырам. Кинэт веранда рэшэткэсенэ нэни генэ соры котчык — чебенче килеп кунды. Мин анын кайсы яктан очып килуен курми дэ калдым. Кошчык арыган, йончылган кыяфэттэ. Ул ничектер суырылып, тоссезлэнеп калган кебек. Курэсен, бала чыгару-очыру мэшэкатьлэре белэн мэшгуль булгандыр. Ул башта кымшанмыйча да утырды, ял итте. Аннары ашыкмыйча, бик тырышып, томшыгы белэн канатларын чистартырга кереште. Ботен этрафта без икэу — соры чебенче дэ мин. Кошчык минем аны кузэтеп торуымны ботенлэй сизми дэ иде.

Озак чистарынды кошчыгым. Тушендэге каурыйларын берэм- берэм барлады, канатларын, койрыгын чистартты, томшыгын тэпилэренэ тидереп-тидереп алды. Соныннан иркенлэп бер кагынды, талпынып алды хэм куз алдында узгэрде дэ куйды. Хэзер анын кыяфэтендэ арыганлык, йончылганлыкнын эзе дэ калмады, яшэреп, куркэмлэнеп китте. Аннары кукраеп йоннарын кабартты да, талпынып, зэнгэр кинлеккэ очты.

Кунелем ана ияреп жилкенеп куйды. Эйтерсен лэ бер талпыну белэн мин дэ, еллар йоген жилкэмнэн ташлап, бик еракка, артта калган яшьлегемэ кайта алам… Сирэк була торган саф. татлы мизгел иде бу. Рэхмэт сина, кошчыгым, юлларын ун булсын! (223 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Кошчык» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)