Татарча изложение «Көтелмәгән сорау|Котелмэгэн сорау» (350 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Көтелмәгән сорау»/»Котелмэгэн сорау»Рәсим күтәрелеп караган иде, алгы партада утыручы Илһамның ручкасына күзе төште. Гади генә дә түгел, бизәкләп, сырлап ясалган иде ул. Тәрәзәдән сузылган кояш нурларында алтындай елык-елык килә. Уйнаклаган нурлар Рәсимне: «Синең андый ручкаң юк»,— дип үчеклиләр сыман иде.

Тора-бара әлеге ручка малайның тәмам тынычлыгын алды. Аңа карап утыра торгач, кыңгырау шалтыраганын да ишетмәде. Малайлар ишектән йөгереп чыга башлагач кына кайда утыруын абайлап алды.

Әнә Илһам да, ручкасын кесәсенә салып, ишеккә юнәлде. Рәсим аның артыннан көнләшеп карап калды. Шул минутта күңелендә бер уй кузгалды. Әлеге ручканы үзенеке итү теләге иде ул.

Тәнәфес вакытында да, кыңгырау шалтырап икенче дәрескә кереп утыргач та, малай гел шул хакта баш ватты. Дәрес буена күзе алдагы партада — нидер сизенгәндәй Илһам кулына сыенган ручкада булды. Аңа караган саен, теге кара теләк арта гына барды.

Дәресләр тәмамлануын белдереп, янә кыңгырау тавышы бирелүгә, Рәсим ашыкмый-кабаланмый урыныннан торды. Сумкаларына дәфтәр, китапларын тутыру белән мәшгуль булган Илһам ручкасының юкка чыкканын сизми дә калды. Рәт арасыннан узганда. Рәсим үзенең тынычлыгын алган ручканы эләктергән иде инде. Ничек шулай оста, тиз эләктергәндер, соңыннан үзе дә гаҗәпләнде ул моңа. Аны-моны уйламаган Илһам, сумкасын күтәреп, сыйныф бүлмәсеннән чыгып китте.

Рәсимнән дә бәхетле малай юк иде бу минутларда. Бизәкле ручка аның кесәсенә кереп кунаклаган иде.

Өйләренә дә алтын кош тоткандай очынып кайтып керде. Кесә­сеннән алып, ручканы әйләндереп-тулгандырып карарга кереште.

Бигрәкләр лә магур. язарга да ипле икән. Шушы ручканы үзенеке итүенә гел сеенеп, шатланып йөрер кебек иде малай. Тик куанычы озакка бармады.

Барысына да сеңлесе Илгизо собопче булды. Абыйсынын кулын­дагы ручканы кай арада күреп алган диген. Янәшәсенә килеп басты да шәрран ярып сорап та куйды:

— Ай. нинди матур ручка. Кайдан алдын аны. абый?

Бу көтелмәгән сорауга ни-нәрсә дин тә җавап бирә алмады Рәсим. Алгы бүлмәдән описе килеп чыкты. Ул да, улы кулындагы ручканы күреп, шул ук сорауны кабатлады. Рәсим тәмам коелып төште. Әле бая гына ручканы үзенеке итүенә сөенеп туя алмаган иде. Хәзер жавап бирә алмый, башын аска иеп тик басып төра. Йөзе комач кебек кызыл.

— И-и-и, улым, күреп торам, кеше әйберенә тигәнсең. Кара аны, иясенә илтеп бир.— диде әнисе һом, кисәк кенә борылып, бүлмәдән чыгып та китте.

Рәсим яна учына күз салды. Ручка элеккечә балкып күренми иде инде. (350 сүз)

*Транслит*

Рэсим кутэрелеп караган иде, алгы партада утыручы Илхамнын ручкасына кузе тоште. Гади генэ дэ тугел, бизэклэп, сырлап ясалган иде ул. Тэрэзэдэн сузылган кояш нурларында алтындай елык-елык килэ. Уйнаклаган нурлар Рэсимне: «Синен андый ручкан юк»,— дип учеклилэр сыман иде.

Тора-бара элеге ручка малайнын тэмам тынычлыгын алды. Ана карап утыра торгач, кынгырау шалтыраганын да ишетмэде. Малайлар ишектэн йогереп чыга башлагач кына кайда утыруын абайлап алды.

Энэ Илхам да, ручкасын кесэсенэ салып, ишеккэ юнэлде. Рэсим анын артыннан конлэшеп карап калды. Шул минутта кунелендэ бер уй кузгалды. Элеге ручканы узенеке иту телэге иде ул.

Тэнэфес вакытында да, кынгырау шалтырап икенче дэрескэ кереп утыргач та, малай гел шул хакта баш ватты. Дэрес буена кузе алдагы партада — нидер сизенгэндэй Илхам кулына сыенган ручкада булды. Ана караган саен, теге кара телэк арта гына барды.

Дэреслэр тэмамлануын белдереп, янэ кынгырау тавышы бирелугэ, Рэсим ашыкмый-кабаланмый урыныннан торды. Сумкаларына дэфтэр, китапларын тутыру белэн мэшгуль булган Илхам ручкасынын юкка чыкканын сизми дэ калды. Рэт арасыннан узганда. Рэсим узенен тынычлыгын алган ручканы элэктергэн иде инде. Ничек шулай оста, тиз элэктергэндер, соныннан узе дэ гажэплэнде ул мона. Аны-моны уйламаган Илхам, сумкасын кутэреп, сыйныф булмэсеннэн чыгып китте.

Рэсимнэн дэ бэхетле малай юк иде бу минутларда. Бизэкле ручка анын кесэсенэ кереп кунаклаган иде.

Ойлэренэ дэ алтын кош тоткандай очынып кайтып керде. Кесэ­сеннэн алып, ручканы эйлэндереп-тулгандырып карарга кереште.

Бигрэклэр лэ магур. язарга да ипле икэн. Шушы ручканы узенеке итуенэ гел сеенеп, шатланып йорер кебек иде малай. Тик куанычы озакка бармады.

Барысына да сенлесе Илгизо собопче булды. Абыйсынын кулын­дагы ручканы кай арада куреп алган диген. Янэшэсенэ килеп басты да шэрран ярып сорап та куйды:

— Ай. нинди матур ручка. Кайдан алдын аны. абый?

Бу котелмэгэн сорауга ни-нэрсэ дин тэ жавап бирэ алмады Рэсим. Алгы булмэдэн описе килеп чыкты. Ул да, улы кулындагы ручканы куреп, шул ук сорауны кабатлады. Рэсим тэмам коелып тоште. Эле бая гына ручканы узенеке итуенэ соенеп туя алмаган иде. Хэзер жавап бирэ алмый, башын аска иеп тик басып тора. Йозе комач кебек кызыл.

— И-и-и, улым, куреп торам, кеше эйберенэ тигэнсен. Кара аны, иясенэ илтеп бир.— диде энисе хом, кисэк кенэ борылып, булмэдэн чыгып та китте.

Рэсим яна учына куз салды. Ручка элеккечэ балкып куренми иде инде. (350 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Котелмэгэн сорау» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)