Татарча изложение «Көзге каршында|Козге каршында» (135 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Көзге каршында»/»Козге каршында»Шулай беркөнне Гөлчирә, ишек ачып керүгә, көзге каршында торган кызын күреп таң калды. Кыска толымга үреп йөргән чәчен таратып иңбашына салган, ике кулы белән билен кысып тоткан да әле уңга, әле сулга әйләнә, берара тыпырдап биеп тә ала. Аннан, телен чыгарып, көзгедәге шәүләсен үртәде һәм шул чагында үзенә сөенеп, яратып карап торган әнисенә күзе төште.

— Болай әйбәт бит, әйеме, әнием,— диде ул, башын чайкап, иңбашына сибелеп яткан ефәктәй чәчләрен дулкынлатып алгач.

— Ярар инде үзеңә ошагач,— диде ана, соклануын бик үк сиздерергә теләмичә.

— Сиңа ошыймы сон? — дип төпченде кызы.

— Ошый, балам, ошый,— диде әнисе, Зөбәрҗәтне иркәләп, аркасыннан сөеп куйды.

— Әнием, нигә минем дә күзләрем Алсуныкы төсле зәңгәр түгел икән? — диде кыз, чытлыкланып.

— Безнең нәселдә зәңгәр күзлеләр юк шул. Кара күзләр матуррак та әле,— диде Гөлчирә, ә эченнән, Ходаем тәүфыйгыңны, бәхетеңне генә бирсен инде, дип уйлап куйды. (135 сүз)

*Транслит*

Шулай берконне Голчирэ, ишек ачып керугэ, козге каршында торган кызын куреп тан калды. Кыска толымга уреп йоргэн чэчен таратып инбашына салган, ике кулы белэн билен кысып тоткан да эле унга, эле сулга эйлэнэ, берара тыпырдап биеп тэ ала. Аннан, телен чыгарып, козгедэге шэулэсен уртэде хэм шул чагында узенэ соенеп, яратып карап торган энисенэ кузе тоште.

— Болай эйбэт бит, эйеме, энием,— диде ул, башын чайкап, инбашына сибелеп яткан ефэктэй чэчлэрен дулкынлатып алгач.

— Ярар инде узенэ ошагач,— диде ана, соклануын бик ук сиздерергэ телэмичэ.

— Сина ошыймы сон? — дип топченде кызы.

— Ошый, балам, ошый,— диде энисе, Зобэржэтне иркэлэп, аркасыннан соеп куйды.

— Энием, нигэ минем дэ кузлэрем Алсуныкы тосле зэнгэр тугел икэн? — диде кыз, чытлыкланып.

— Безнен нэселдэ зэнгэр кузлелэр юк шул. Кара кузлэр матуррак та эле,— диде Голчирэ, э эченнэн, Ходаем тэуфыйгынны, бэхетенне генэ бирсен инде, дип уйлап куйды. (135 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Козге каршында» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)