Татарча изложение «Күке|Куке» (159 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Күке»/»Куке»Күке «халкы»ның акылга сыймаслык начар бер гадәте бар: алар үзләре утырып бала чыгарырга яратмыйлар, йомыркаларын чит кошлар оясына салып китәләр. Моны алар алдан хәзерлек белән бик нык уйлап эшлиләр. Элек үзләренең йомыркалары белән бер үк һәм бертөсле йомырка сала торган кошларның ояларын эзләп табалар. Бала чыгарырга хәзерләнеп утыра торган бу чит кошлар үзләренең ояларына күкенең йомырка салып китәрг ә килгәнлеген сизенәләр һәм аңа мөмкинлек бирмиләр. Шул чакта ата күке ана күкегә ярдәмгә килә. Ул, чит кошларны көрәшкә чакырып, аларның ояларыннан чит- тәрәк очып йөри башлый. Шулай итеп ул йомырка өстендә утыручы кошларны ояларыннан кузгалырга мәҗбүр итә. Нәкъ менә шул чакта инде ана күке әлеге чит кошның оясына килеп керә. Андагы бер йомырканы җиргә этеп җибәрә дә аның урынына тиз генә үз йомыркасын салып чыгып та китә. Ояның төп хуҗасы беркадәр вакыттан соң әйләнеп кайта һәм, үз йомыркалары арасында күке йомыркасы барлыгын белмәгән хәлдә, утыруын дәвам итә. Бервакыт ул кинәт аптырап кала: әле яңа гына борынлаган үз балалары арасында күке баласын күрә. (159 сүз)

*Транслит*

Куке «халкы»нын акылга сыймаслык начар бер гадэте бар: алар узлэре утырып бала чыгарырга яратмыйлар, йомыркаларын чит кошлар оясына салып китэлэр. Моны алар алдан хэзерлек белэн бик нык уйлап эшлилэр. Элек узлэренен йомыркалары белэн бер ук хэм бертосле йомырка сала торган кошларнын ояларын эзлэп табалар. Бала чыгарырга хэзерлэнеп утыра торган бу чит кошлар узлэренен ояларына кукенен йомырка салып китэрг э килгэнлеген сизенэлэр хэм ана момкинлек бирмилэр. Шул чакта ата куке ана кукегэ ярдэмгэ килэ. Ул, чит кошларны корэшкэ чакырып, аларнын ояларыннан чит- тэрэк очып йори башлый. Шулай итеп ул йомырка остендэ утыручы кошларны ояларыннан кузгалырга мэжбур итэ. Нэкъ менэ шул чакта инде ана куке элеге чит кошнын оясына килеп керэ. Андагы бер йомырканы жиргэ этеп жибэрэ дэ анын урынына тиз генэ уз йомыркасын салып чыгып та китэ. Оянын топ хужасы беркадэр вакыттан сон эйлэнеп кайта хэм, уз йомыркалары арасында куке йомыркасы барлыгын белмэгэн хэлдэ, утыруын дэвам итэ. Бервакыт ул кинэт аптырап кала: эле яна гына борынлаган уз балалары арасында куке баласын курэ. (159 сузЕще изложения на татарском языке со схожей к «Куке» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)