Татарча изложение «Матурлык дөньясы|Матурлык доньясы» (192 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Матурлык дөньясы»/»Матурлык доньясы»Чишмә янында да ялгыз шомырт агачы үсә. Ул инде — бик карт агач, чәчәкләре дә өстәге яшь ботакларында гына. Наҗия шуннан гына жыясы итте. Арырак барса, тиз генә әйләнеп кайтмасын белә. Мавыгып китеп, тау башына ук менүе бар. Мәктәп турнигында күнегүләр ясап үскән җиңел гәүдәле кызга авыр эшмени — агач башына да ул бик тиз менеп китте. Тиен шикелле ботактан ботакка сикерүе дә кыен булмады.

Әне-кәй-ләрем-лә! Менә кайда икән ул матурлык дөньясы! Леви- тан картиналары бер якта торсын. Әйтерсең табигать үзенең бар хәзинәсен бергә җыйган да, туйганчы карап сөенсен дип, бөтен матурлыгы белән кызның алдына китереп салган. Берсен дә онытмаган, бер ишен дә калдырмаган. Күр инде тау битендәге ул агачларны! Бер-берсенең итәгенә тотынып менгәндәй, югарыга үрләгәннәр. Кәүсәләре күренми дә, бөдрә ябалдашлардан гына тора дип белерсең. Тау астындагы шомырт куаклары ак күбектәй күпереп торган тәлгәшләргә күмелгән. Болын ягындагы өем-өем таллардан, камышлы күлләрдән күзеңне алырлык түгел. Ә Идел… Мин монда барыгыздан да өлкән, бөтенегездән дә күбрәк күргән, тыңласагыз.

бик борынгы серләрне сөйләргә кодрәтем җитә дигән кебек, үз дәрәҗәсен үзе белеп, картларча тыныч-салмак кына агып яткан Идел — үзе бер тамаша, һәм боларның барысына учлап-учлап энҗе сипкән кебек: Идел өсте җем-җем итә, күзне чагылдырып, агач яфракларында шаян нурлар биешә. (192 сүз)

*Транслит*

Чишмэ янында да ялгыз шомырт агачы усэ. Ул инде — бик карт агач, чэчэклэре дэ остэге яшь ботакларында гына. Нажия шуннан гына жыясы итте. Арырак барса, тиз генэ эйлэнеп кайтмасын белэ. Мавыгып китеп, тау башына ук менуе бар. Мэктэп турнигында кунегулэр ясап ускэн жинел гэудэле кызга авыр эшмени — агач башына да ул бик тиз менеп китте. Тиен шикелле ботактан ботакка сикеруе дэ кыен булмады.

Эне-кэй-лэрем-лэ! Менэ кайда икэн ул матурлык доньясы! Леви- тан картиналары бер якта торсын. Эйтерсен табигать узенен бар хэзинэсен бергэ жыйган да, туйганчы карап соенсен дип, ботен матурлыгы белэн кызнын алдына китереп салган. Берсен дэ онытмаган, бер ишен дэ калдырмаган. Кур инде тау битендэге ул агачларны! Бер-берсенен итэгенэ тотынып менгэндэй, югарыга урлэгэннэр. Кэусэлэре куренми дэ, бодрэ ябалдашлардан гына тора дип белерсен. Тау астындагы шомырт куаклары ак кубектэй купереп торган тэлгэшлэргэ кумелгэн. Болын ягындагы оем-оем таллардан, камышлы куллэрдэн кузенне алырлык тугел. Э Идел… Мин монда барыгыздан да олкэн, ботенегездэн дэ кубрэк кургэн, тынласагыз.

бик борынгы серлэрне сойлэргэ кодрэтем житэ дигэн кебек, уз дэрэжэсен узе белеп, картларча тыныч-салмак кына агып яткан Идел — узе бер тамаша, хэм боларнын барысына учлап-учлап энже сипкэн кебек: Идел осте жем-жем итэ, кузне чагылдырып, агач яфракларында шаян нурлар биешэ. (192 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Матурлык доньясы» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)