Татарча изложение «Рәсемле китап|Рэсемле китап» (143 сүз)

Изложение на татарском языке на тему  «Рәсемле китап»/»Рэсемле китап»Өр-яңа китапны яңадан кулына алды Тәкыя. Кат-кат укыды инде ул аны. Бигрәк ярата шул китаплар укырга. Әле мәктәпкә йөрмәгән чакта ук дуслашты ул китаплар белән. Әнисенең укуын сәгатьләр буена тыңларга да риза иде.

Менә бу китапны да яратты. Төсле рәсемнәрен дә озаклап карады. Бүген китапханәгә илтеп тапшырырга кирәк аны. Әллә бер генә көнгә калдырып торыргамы соң?! Их, менә шушы рәсеме булмаса, ике дә уйлап тормас, илтер дә бирер иде.

Китаптагы алма тоткан кыз рәсеме белән аерылышасы килми Тәкыянең. Төсле буяулар белән ясалган кызның сурәте. Тәкыягә карап елмая үзе. Әллә инде?!

Тәкыя, күңеленә килгән уйны кеше сизмәдеме дигәндәй, як-ягына каранып алды. Юк, берәү дә сизмәде, өйдә кеше дә юк ич. Әнисе дә, әтисе дә эштә. Кызның куллары рәсемгә үрелде. Шушы рәсемне ертып алсам?! Беркем дә күрмәячәк тә, белмәячәк тә… Соңыннан сизсәләр дә, Тәкыя дип уйламаячаклар. Китапханәче Мәрзия апа ышана бит Тәкыягә. Шулай булмаса, аркасыннан кагып, «акыллым» димәс, рәсемле яңа китапны да иң элек аңа укырга бирмәс иде. Илтеп тапшыргач та ул, кайбер малайлардан, кызлардан алгандагы кебек, тикшереп тормаячак. Читкә куячак та яңа китап сайларга булышачак. «Китап — халык милке, синнән соң аны башкалар укыячак»,— дип тә кабатламас. Тәкыянең моны гына белүенә шиге юк аның.

Тәкыя рәсемле битне ертып алырга дип талпынып куйды. Тик алма тоткан кызның карашын тойгандай тыелып калды. Әле яңа гына елмая иде бит алмалы кыз. Ә хәзер күзләре усал карый. Гүя: «Тукта, нишлисең, начар кызый?! Ертма мине. Бу китаптан аерылсам, матурлыгымны югалтам мин. Синен кебек бик күпләрне сөендерәсем бар әле минем »,— ди. (143 сүз)

*Транслит*

Ор-яна китапны янадан кулына алды Тэкыя. Кат-кат укыды инде ул аны. Бигрэк ярата шул китаплар укырга. Эле мэктэпкэ йормэгэн чакта ук дуслашты ул китаплар белэн. Энисенен укуын сэгатьлэр буена тынларга да риза иде.

Менэ бу китапны да яратты. Тосле рэсемнэрен дэ озаклап карады. Буген китапханэгэ илтеп тапшырырга кирэк аны. Эллэ бер генэ конгэ калдырып торыргамы сон?! Их, менэ шушы рэсеме булмаса, ике дэ уйлап тормас, илтер дэ бирер иде.

Китаптагы алма тоткан кыз рэсеме белэн аерылышасы килми Тэкыянен. Тосле буяулар белэн ясалган кызнын сурэте. Тэкыягэ карап елмая узе. Эллэ инде?!

Тэкыя, кунеленэ килгэн уйны кеше сизмэдеме дигэндэй, як-ягына каранып алды. Юк, берэу дэ сизмэде, ойдэ кеше дэ юк ич. Энисе дэ, этисе дэ эштэ. Кызнын куллары рэсемгэ урелде. Шушы рэсемне ертып алсам?! Беркем дэ курмэячэк тэ, белмэячэк тэ… Соныннан сизсэлэр дэ, Тэкыя дип уйламаячаклар. Китапханэче Мэрзия апа ышана бит Тэкыягэ. Шулай булмаса, аркасыннан кагып, «акыллым» димэс, рэсемле яна китапны да ин элек ана укырга бирмэс иде. Илтеп тапшыргач та ул, кайбер малайлардан, кызлардан алгандагы кебек, тикшереп тормаячак. Читкэ куячак та яна китап сайларга булышачак. «Китап — халык милке, синнэн сон аны башкалар укыячак»,— дип тэ кабатламас. Тэкыянен моны гына белуенэ шиге юк анын.

Тэкыя рэсемле битне ертып алырга дип талпынып куйды. Тик алма тоткан кызнын карашын тойгандай тыелып калды. Эле яна гына елмая иде бит алмалы кыз. Э хэзер кузлэре усал карый. Гуя: «Тукта, нишлисен, начар кызый?! Ертма мине. Бу китаптан аерылсам, матурлыгымны югалтам мин. Синен кебек бик куплэрне соендерэсем бар эле минем »,— ди. (143 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Рэсемле китап» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)