Татарча изложение «Табигатьтә яңалыклар|Табигатьтэ яналыклар» (135 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Табигатьтә яңалыклар»/»Табигатьтэ яналыклар»Март ахыры якынлашкач, беренче зур яңалык шул булды: кычыткан күбәләге оча башлады. Кирпеч төсле кызыл күбәләк. Шул кызыл өстендә вак кара таплар күренә. Юка канатлары читеннән кара кайма киткән, ә каймага зәңгәр таплар тезелгән. Күбәләк суыкны агач ярыгында уздырган һәм яз җиткәч уянган.

Бераздан үрмәкүчләр уянды, кайберләре кар өстендә сәяхәт итә башлады. Иртән кояш күренә — үрмәкүч терелә, кичен суыта — ул тагы үлеп куя. Бу төр үрмәкүчләрне сукбай дип йөртәләр, чөнки алар бөҗәкләрне ятьмәсез аулыйлар.

Март үтте дигәндә, сыерчыклар кайтты. Иң башта ата сыерчык күренде. Томшыгы сары, туны кара. Ул, туган яклар белән күрешеп, җир-суларны, урман-тугайларны сәламләп йөрде-йөрде дә, ана сыерчык килгәч, ояга парлашып кайтып төштеләр. Ана сыерчык исә бүтәнрәк: томшыгы кап-кара, тик оч тирәсендә бераз сарылык бар, каурыйлары шактый тимгеллерәк.

Кояш күк битеннән төшәргә ашыкмый, чөнки җиргә яз хуҗа, һәм бөтен табигать үзгәреш, яңарыш кичерә. (135 сүз)

*Транслит*

Март ахыры якынлашкач, беренче зур яналык шул булды: кычыткан кубэлэге оча башлады. Кирпеч тосле кызыл кубэлэк. Шул кызыл остендэ вак кара таплар куренэ. Юка канатлары читеннэн кара кайма киткэн, э каймага зэнгэр таплар тезелгэн. Кубэлэк суыкны агач ярыгында уздырган хэм яз житкэч уянган.

Бераздан урмэкучлэр уянды, кайберлэре кар остендэ сэяхэт итэ башлады. Иртэн кояш куренэ — урмэкуч терелэ, кичен суыта — ул тагы улеп куя. Бу тор урмэкучлэрне сукбай дип йортэлэр, чонки алар божэклэрне ятьмэсез аулыйлар.

Март утте дигэндэ, сыерчыклар кайтты. Ин башта ата сыерчык куренде. Томшыгы сары, туны кара. Ул, туган яклар белэн курешеп, жир-суларны, урман-тугайларны сэламлэп йорде-йорде дэ, ана сыерчык килгэч, ояга парлашып кайтып тоштелэр. Ана сыерчык исэ бутэнрэк: томшыгы кап-кара, тик оч тирэсендэ бераз сарылык бар, каурыйлары шактый тимгеллерэк.

Кояш кук битеннэн тошэргэ ашыкмый, чонки жиргэ яз хужа, хэм ботен табигать узгэреш, янарыш кичерэ. (135 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Табигатьтэ яналыклар» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)