Татарча изложение «Төзәлмәслек җәрәхәт|Тозэлмэслек жэрэхэт» (428 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Төзәлмәслек җәрәхәт»/»Тозэлмэслек жэрэхэт»Габделхәй бүген уйсулыктагы күлгә ялгызы гына тукталып үтә­чәк. Шушы сөзәклектән күтәрелсә, күл уч төбендәге кебек күренәчәк. Ул адымнарын кызулата төште.

Менә килеп тә җитте һәм кисәк кенә тукталып калды. Шат­лыгыннан кычкырып җибәрмәкче дә булган иде, ярый әле, үзен тыеп өлгерде. Җил исүдән аз гына шадраланып торган күл өстендә бер оя үрдәк йөзә иде. Нәкъ менә күз алдына килеп йөдәткән күренеш кебек! Үрдәкләрнең үзара сөйләшкәннәрен, бакылдашканнарын да ишет­кәндәй булды хәтта ул.

«Безнең күлне моннан соң да чит итмәгез, яме! Сездән башка күлнең яме юк иде. Моңаеп көтә иде күл сезне. Их, үзегезне истәлек өчен фотога төшереп аласы иде менә. Мәктәпкә баргач, күрше авыл малайларына да күрсәтер идем. «Сезнең күлгә үрдәкләр төшәмени ул!» — дип әйтеп карасыннар аннан соң!»

Шушы уй Габделхәйне канатландырып җибәрде. Ул, тизрәк фото­аппаратын алып килергә дип, авылга таба борылды. Тик каршы яктагы сөзәк тау артыннан Салих белән аның әтисен күргәч, уеннан кире кайгты. Салих әнә аңа кул изи. «Җиргә ят. үрдәкләрне куркыта­сын»,— дип әйтүе инде бу аның. Әтисе кулында мылтык. Менә-менә сихри тынлыкны челпәрәмә китерәчәк. Тирә-як илереп кычкыручы үрдәкләр тавышына күмеләчәк…

Габделхәй, үзе дә сизмәстән, кулларын болгый-болгый кычкырып җибәрде:

— Очыгыз, үрдәкләр, очыгыз тизрәк!!! Габделхәйнең тавышы да, тынычлыкны бозган бер-бер артлы шартлаган мылтык гөрселдәве дә берьюлы яңгырады. Күлдә чумып уйнаган үрдәкләрнең кайберләре, «пыр-р-р-х-х» килеп, югарыга күтәрелде. Беришләре, яралы канат­ларын суга бәрә-бәрә, очарга азапланды. Ләкин йөгерек дулкыннар аларның хәлсез гәүдәләрен ярга куды. Әнә берсе Габделхәй басып торган якка таба чайкала. Моны күргән малай сумкасын яр буена ташлады да. кабалана-кабалана, су әчене кереп китте.

Менә ул канатлары каерылган, томшыгыннан алсу кан саркыган күксел каурыйлы үрдәкне кулына алды. Гоненнон җылы китмәгән иде әле үрдәкнең. Ул. энҗе бөртегедәй күтен ачып, малайга карады. Калтыранган гәүдәсен югарыга, биеккә күтәрергә теләп, канатларын җилпеп куйды.

—  Курыкма, дәвалармын үзеңне, терелерсең…

Үрдәк малай кулында тагын бер талпынды да гыньш калды. Кана т­лары ике якка салынып төште.

—  Нишләп торасың инде, алып чык тизрәк! — дип кычкырды бу якка чыгып өлгергән Салих.

Габделхәй күтәрелеп Салихка карады. Лңа ни дә булса әйтәсе килде. Тик сүзләр генә таба алмады. Күзга-күз карашын күнмедер басып тордылар. Ул арада бу якка Салихның әтисе дә чыгып житкән иде инде.

—  Улым, үрдәк ашына Габделхәйне дә чакырырсың.— диде ул. карлыккан тавыш белән.

Габделхәй ашыкмый гына ярга чыкты. Әйтерсең кулындагы үрлок- нс уятудан курка иле ул. Сакланып кына үрдәкне таш оетенә салды да. беркемгә бер сүз әйтмичә, ашыгып китеп барды. Салих аңа пидер кычкырды. Малай аны ишетмәде. Колагында мәктәй коридорында көлешүче күрше авыл малайларының тавышы шаулады. Шулчак Габделхәйнең күкрәк турысында әле моңа кадәр сизелмәгән бер сыз­лану кузгалды.

Үрдәкләргә тобәп атылган ядрәләрнең үз күңелендә дә төзәлмәс­лек җәрәхәт калдырып үткәннәрен ул шунда гына аңлады. (428 сүз)

*Транслит*

Габделхэй буген уйсулыктагы кулгэ ялгызы гына тукталып утэ­чэк. Шушы созэклектэн кутэрелсэ, кул уч тобендэге кебек куренэчэк. Ул адымнарын кызулата тоште.

Менэ килеп тэ житте хэм кисэк кенэ тукталып калды. Шат­лыгыннан кычкырып жибэрмэкче дэ булган иде, ярый эле, узен тыеп олгерде. Жил исудэн аз гына шадраланып торган кул остендэ бер оя урдэк йозэ иде. Нэкъ менэ куз алдына килеп йодэткэн куренеш кебек! Урдэклэрнен узара сойлэшкэннэрен, бакылдашканнарын да ишет­кэндэй булды хэтта ул.

«Безнен кулне моннан сон да чит итмэгез, яме! Сездэн башка кулнен яме юк иде. Монаеп котэ иде кул сезне. Их, узегезне истэлек очен фотога тошереп аласы иде менэ. Мэктэпкэ баргач, курше авыл малайларына да курсэтер идем. «Сезнен кулгэ урдэклэр тошэмени ул!» — дип эйтеп карасыннар аннан сон!»

Шушы уй Габделхэйне канатландырып жибэрде. Ул, тизрэк фото­аппаратын алып килергэ дип, авылга таба борылды. Тик каршы яктагы созэк тау артыннан Салих белэн анын этисен кургэч, уеннан кире кайгты. Салих энэ ана кул изи. «Жиргэ ят. урдэклэрне куркыта­сын»,— дип эйтуе инде бу анын. Этисе кулында мылтык. Менэ-менэ сихри тынлыкны челпэрэмэ китерэчэк. Тирэ-як илереп кычкыручы урдэклэр тавышына кумелэчэк…

Габделхэй, узе дэ сизмэстэн, кулларын болгый-болгый кычкырып жибэрде:

— Очыгыз, урдэклэр, очыгыз тизрэк!!! Габделхэйнен тавышы да, тынычлыкны бозган бер-бер артлы шартлаган мылтык горселдэве дэ берьюлы янгырады. Кулдэ чумып уйнаган урдэклэрнен кайберлэре, «пыр-р-р-х-х» килеп, югарыга кутэрелде. Беришлэре, яралы канат­ларын суга бэрэ-бэрэ, очарга азапланды. Лэкин йогерек дулкыннар аларнын хэлсез гэудэлэрен ярга куды. Энэ берсе Габделхэй басып торган якка таба чайкала. Моны кургэн малай сумкасын яр буена ташлады да. кабалана-кабалана, су эчене кереп китте.

Менэ ул канатлары каерылган, томшыгыннан алсу кан саркыган куксел каурыйлы урдэкне кулына алды. Гоненнон жылы китмэгэн иде эле урдэкнен. Ул. энже бортегедэй кутен ачып, малайга карады. Калтыранган гэудэсен югарыга, биеккэ кутэрергэ телэп, канатларын жилпеп куйды.

—  Курыкма, дэвалармын узенне, терелерсен…

Урдэк малай кулында тагын бер талпынды да гыньш калды. Кана т­лары ике якка салынып тоште.

—  Нишлэп торасын инде, алып чык тизрэк! — дип кычкырды бу якка чыгып олгергэн Салих.

Габделхэй кутэрелеп Салихка карады. Лна ни дэ булса эйтэсе килде. Тик сузлэр генэ таба алмады. Кузга-куз карашын кунмедер басып тордылар. Ул арада бу якка Салихнын этисе дэ чыгып житкэн иде инде.

—  Улым, урдэк ашына Габделхэйне дэ чакырырсын.— диде ул. карлыккан тавыш белэн.

Габделхэй ашыкмый гына ярга чыкты. Эйтерсен кулындагы урлок- нс уятудан курка иле ул. Сакланып кына урдэкне таш оетенэ салды да. беркемгэ бер суз эйтмичэ, ашыгып китеп барды. Салих ана пидер кычкырды. Малай аны ишетмэде. Колагында мэктэй коридорында колешуче курше авыл малайларынын тавышы шаулады. Шулчак Габделхэйнен кукрэк турысында эле мона кадэр сизелмэгэн бер сыз­лану кузгалды.

Урдэклэргэ тобэп атылган ядрэлэрнен уз кунелендэ дэ тозэлмэс­лек жэрэхэт калдырып уткэннэрен ул шунда гына анлады. (428 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Тозэлмэслек жэрэхэт» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)