Татарча изложение «Ун сумлык маҗара|Ун сумлык мажара» (163 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Ун сумлык маҗара»/»Ун сумлык мажара»Менә ничә сәгать инде алар карбыз бушата. Әстерхан якларыннан баржа белән килгән карбызларны машиналар ташып кына тора. Ә карбызлар эре, кайберләренә колач та җитми, авыр үзләре. Андыйларын икәүләп күтәрәләр. Акча бирәм, дигәч, малайлар бу эшкә дәррәү тотынганнар иде. Кайберәүләрнең гайрәте тиз шиңде. Надир белән янәшә баскан малай да, футбол тубы хәтле бер карбызны чәлеп,

таю ягын карады. Ә Надир түзде, түзәргә тырышты. Хуҗалардан аласы ун сум акча тотты аны. Бик авырга килгәндә, әнисен сөендерер минутларны уйлап чыдады.

Әнисе эшсез калгач, аларның тормышлары авыр бара башлады. Шәл сатып алган акча да күпкә җитмәде. Бүген иртән Надир әнисенең көзге каршында басып торган чагын күрде. Менә ул авыр сулап колак алкаларын салды да кулъяулыгына төрә башлады. Шул чагында малай әбисеннән калган алкаларны соңгы тапкыр күрүен аңлады. Надирга әнисе дә, кашлары җем-җем итеп торган алтын алкалар да бик кызганыч булды. Әнисе өйдән чыгып киткәч тә тынычлана алмады. Мәктәпкә бармаска, акча эшләп әнисенә булышырга, дигән уй килде башына. (163сүз)

*Транслит*

Менэ ничэ сэгать инде алар карбыз бушата. Эстерхан якларыннан баржа белэн килгэн карбызларны машиналар ташып кына тора. Э карбызлар эре, кайберлэренэ колач та житми, авыр узлэре. Андыйларын икэулэп кутэрэлэр. Акча бирэм, дигэч, малайлар бу эшкэ дэррэу тотынганнар иде. Кайберэулэрнен гайрэте тиз шинде. Надир белэн янэшэ баскан малай да, футбол тубы хэтле бер карбызны чэлеп,

таю ягын карады. Э Надир тузде, тузэргэ тырышты. Хужалардан аласы ун сум акча тотты аны. Бик авырга килгэндэ, энисен соендерер минутларны уйлап чыдады.

Энисе эшсез калгач, аларнын тормышлары авыр бара башлады. Шэл сатып алган акча да купкэ житмэде. Буген иртэн Надир энисенен козге каршында басып торган чагын курде. Менэ ул авыр сулап колак алкаларын салды да кулъяулыгына торэ башлады. Шул чагында малай эбисеннэн калган алкаларны сонгы тапкыр куруен анлады. Надирга энисе дэ, кашлары жем-жем итеп торган алтын алкалар да бик кызганыч булды. Энисе ойдэн чыгып киткэч тэ тынычлана алмады. Мэктэпкэ бармаска, акча эшлэп энисенэ булышырга, дигэн уй килде башына. (163суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Ун сумлык мажара» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)