Изложение на татарском языке на тему «Яшел җиләк болыны»/»Яшел жилэк болыны»Чәчәкләр. Төнлә алардан тәкәббер йолдызлар да көнләшә. Үлән- кылларны хуш исле җил тибрәтә — жылы моң агыла. Моннан еракта түгел инеш көлә. Ишетәсезме: рәхәтләнеп, сабый бала кебек көлә. Үзендә кояш нурларын коендырып уйный-уйный көлә. Тыныч. Матур! Шулкадәр матур — елыйсы килә! Әллә бәхетме бу?
Читләтеп узмасын иде андый елаулар. Әнә тегендә, наратның йомшак энәләренә кадала-кадала, кояш башларын сыйпый-сыйпый. бер болыт котүс килеп җитә. Куркытырга азаплана, яңгырап-көттереп килә. Ул арада бәхет һавасы инештән, үләннәрдән, җирдән күтәрелеп, яңгыр тамчылары белән кушыла. Авыр тамчылар тузан кунган яфракларыма шулхәтле көчле нтеп бәрә ки, җип-җиңел булып китә.
Читләтеп узмасмы икән андый яңгырлар? Әнә теге яфрак астында ике бөҗәк сугыша. Берсе бәләкәйләрен талый. Ә кояш исә икесенә дә карап көлә, аптырап көлә — аны әле кошлар бүлми.
Читләтеп узсыннар иде безнең болынны андый бөҗәкләр.
Туктале… боларның барысы да: кояш, кошлар… чишмә, болыным… ни өчен кирәк?.. Ә миң? Мин кирәкме икән?
Усал бөҗәкләр, кашларын җыерган болытлар, ерактан ишетелгән ямьсез тавышлар болынымны — бар дөньямны каплый бара түгелме? Мине дә каплап алып китмәсләрме сон? Юк, нишлим мин? Минсез дөнья буламыни? Минем яшисем бар ич әле. Әле кегг-кечкенә, ямь-яшел генә булсам да. зур болыннан көч җыеп, үз көемне болын моңына өстисем бар ич әле минем!
Болыныма сокланам — минем аның матурлыгын гына күрәсем килә, матурлыгын гына. Болынымны үз колачы белән кочкан чиксез күккә сокланам — төш кенә түгел микән болар? Юк, төш түгел, Түгел!
Кояш — кайнар йөрәк — һәммәбезне дә ярата, җылы кочагына сыендыра. Күбәләкләр, чәчәктән чәчәккә кунып, безне иркәләп сыйпый торган җил чыгара — барысын да күрәм. тоям! Күрәм… тоям… Минем дә кояшта, инештә, җилдә, җирдә эрисем, бар көчемне аларга бирәсем килә. Давыллар, чәчәкләр, нурлар, йолдызлар читләтеп узмасын иде мине!
Кояш булып югарыга күтәрелосе, салкын җил белән көрәшәсе, аннан көләсе иде! Безнең болында җиләкләр күп. Кара: кечкенә генә яшел бөртекләр ак чәчәкләргә сыеналар, алардан көч, муллык, туклык сорыйлар. Килер вакыт, без кызарып, пешеп өлгерербез, тирә-якка бәхет моңын таратырбыз. Ышаныгыз. Мин ышанам.
Кайдандыр ерактан, бик ерактан «чыж-чыж» дпгон тавыгн ишетелә. Чү, чалгы гавышы!
Бәлки… читләтеп узар?..
Башкача була да алмый! (326 сүз)
*Транслит*
Чэчэклэр. Тонлэ алардан тэкэббер йолдызлар да конлэшэ. Улэн- кылларны хуш исле жил тибрэтэ — жылы мон агыла. Моннан еракта тугел инеш колэ. Ишетэсезме: рэхэтлэнеп, сабый бала кебек колэ. Узендэ кояш нурларын коендырып уйный-уйный колэ. Тыныч. Матур! Шулкадэр матур — елыйсы килэ! Эллэ бэхетме бу?
Читлэтеп узмасын иде андый елаулар. Энэ тегендэ, наратнын йомшак энэлэренэ кадала-кадала, кояш башларын сыйпый-сыйпый. бер болыт котус килеп житэ. Куркытырга азаплана, янгырап-коттереп килэ. Ул арада бэхет хавасы инештэн, улэннэрдэн, жирдэн кутэрелеп, янгыр тамчылары белэн кушыла. Авыр тамчылар тузан кунган яфракларыма шулхэтле кочле нтеп бэрэ ки, жип-жинел булып китэ.
Читлэтеп узмасмы икэн андый янгырлар? Энэ теге яфрак астында ике божэк сугыша. Берсе бэлэкэйлэрен талый. Э кояш исэ икесенэ дэ карап колэ, аптырап колэ — аны эле кошлар булми.
Читлэтеп узсыннар иде безнен болынны андый божэклэр.
Туктале… боларнын барысы да: кояш, кошлар… чишмэ, болыным… ни очен кирэк?.. Э мин? Мин кирэкме икэн?
Усал божэклэр, кашларын жыерган болытлар, ерактан ишетелгэн ямьсез тавышлар болынымны — бар доньямны каплый бара тугелме? Мине дэ каплап алып китмэслэрме сон? Юк, нишлим мин? Минсез донья буламыни? Минем яшисем бар ич эле. Эле кегг-кечкенэ, ямь-яшел генэ булсам да. зур болыннан коч жыеп, уз коемне болын монына остисем бар ич эле минем!
Болыныма сокланам — минем анын матурлыгын гына курэсем килэ, матурлыгын гына. Болынымны уз колачы белэн кочкан чиксез куккэ сокланам — тош кенэ тугел микэн болар? Юк, тош тугел, Тугел!
Кояш — кайнар йорэк — хэммэбезне дэ ярата, жылы кочагына сыендыра. Кубэлэклэр, чэчэктэн чэчэккэ кунып, безне иркэлэп сыйпый торган жил чыгара — барысын да курэм. тоям! Курэм… тоям… Минем дэ кояшта, инештэ, жилдэ, жирдэ эрисем, бар кочемне аларга бирэсем килэ. Давыллар, чэчэклэр, нурлар, йолдызлар читлэтеп узмасын иде мине!
Кояш булып югарыга кутэрелосе, салкын жил белэн корэшэсе, аннан колэсе иде! Безнен болында жилэклэр куп. Кара: кечкенэ генэ яшел бортеклэр ак чэчэклэргэ сыеналар, алардан коч, муллык, туклык сорыйлар. Килер вакыт, без кызарып, пешеп олгерербез, тирэ-якка бэхет монын таратырбыз. Ышаныгыз. Мин ышанам.
Кайдандыр ерактан, бик ерактан «чыж-чыж» дпгон тавыгн ишетелэ. Чу, чалгы гавышы!
Бэлки… читлэтеп узар?..
Башкача була да алмый! (326 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Яшел жилэк болыны» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)