Татарча изложение «Яшьлек хатирәләре|Яшьлек хатирэлэре» (274 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Яшьлек хатирәләре»/»Яшьлек хатирэлэре»Гөлүсә, матур төшләр күрэ-күрә, тирән сулап, татлы йокыга талган иде… Менә ул Чәчәкле болынында яланаяк йөгереп йөри. Чү, бу анын яшь чагы, кыз чагы лабаса! Бу болынга ничек килеп чыкты сон әле. каян килеп керде ул мондый гаҗәеп чәчәкләр дөньясына? Кояш нурларының җылысыннан тән генә түгел, чәчләр кытыклаша… Ул чишмәләрнең чылтыравы, ул чут-чут килеп сандугачлар сайрашуы! Иөрәк ашкына, йөрәк шашып тибә. Каядыр шушында, якында гына аның бердәнбере, сөекле Зөфәре булырга тиеш. Тик кайда соң әле ул? Нигә йөгереп каршысына чыкмый ул аның, нигә кочып алып, көчле күкрәгенә кысмый? Аһ, Зөфәр, белсәң икән син бу чәчләрнең хуш исен, бу күкрәкләрдә сиңа дип кенә саклаган хисләрнең кайнарлыгын, кулларың кагылмас борын ук тетрәнергә торган билләрнең сыгылмалылыгын, Кара диңгездәй төпсез күзләрнең серлелеген! Шушында гына ич син, якын да, янәшәмдә генә. Күз карашларыңа кадәр тоям бит инде мин синең, ә үзең кайда сон син, сөеклем минем?!

Ә ул карашның тылсымлы тәэсире шулкадәр дә көчле, шулкадәр дә куәтле иде ки, Гөлүсә, керфекләрен күтәреп, әлеге тылсымлы нурлар килгән якка карарга мәҗбүр булды. Әле бая гына, бөтен болынны бетереп, әлеге карашның хуҗасын эзли иде ул. Хәзер исә болын да, чәчәкләр дә, чылтырап аккан чишмәләр дә, өзелеп-өзелеп сайраган сандугачлар да юкка чыкты. Ә каршысында әле яңа гына ул тилмереп, илереп, гасабиланып эзләгән Зөфәре басып тора иде. Әлеге табигать кочагында килеп чыкса, нинди матур, нинди гаҗәеп төш буласы иде дә… Яңа гына күкне тутырып балкыган кояш, бөтен хыялый төсләрен һәм матурлыгын аның алдына түшәгән табигатьтән башка гына каршыма килеп баскан Зөфәр Гөлүсәнең зиһенен, аңын томалады, берни дә аңлый алмас хәлгә китерде. Әйтерсең әле бая гына чылтырап аккан чишмәләрнең берсеннән аның күзләренә тамчы чәчрәде. Зөфәр кабат томан пәрдәсе артында калды. Монысы да төш кенә булсачы!.. (274 сүз)

*Транслит*

Голусэ, матур тошлэр курэ-курэ, тирэн сулап, татлы йокыга талган иде… Менэ ул Чэчэкле болынында яланаяк йогереп йори. Чу, бу анын яшь чагы, кыз чагы лабаса! Бу болынга ничек килеп чыкты сон эле. каян килеп керде ул мондый гажэеп чэчэклэр доньясына? Кояш нурларынын жылысыннан тэн генэ тугел, чэчлэр кытыклаша… Ул чишмэлэрнен чылтыравы, ул чут-чут килеп сандугачлар сайрашуы! Иорэк ашкына, йорэк шашып тибэ. Каядыр шушында, якында гына анын бердэнбере, соекле Зофэре булырга тиеш. Тик кайда сон эле ул? Нигэ йогереп каршысына чыкмый ул анын, нигэ кочып алып, кочле кукрэгенэ кысмый? Ах, Зофэр, белсэн икэн син бу чэчлэрнен хуш исен, бу кукрэклэрдэ сина дип кенэ саклаган хислэрнен кайнарлыгын, кулларын кагылмас борын ук тетрэнергэ торган биллэрнен сыгылмалылыгын, Кара дингездэй топсез кузлэрнен серлелеген! Шушында гына ич син, якын да, янэшэмдэ генэ. Куз карашларына кадэр тоям бит инде мин синен, э узен кайда сон син, соеклем минем?!

Э ул карашнын тылсымлы тээсире шулкадэр дэ кочле, шулкадэр дэ куэтле иде ки, Голусэ, керфеклэрен кутэреп, элеге тылсымлы нурлар килгэн якка карарга мэжбур булды. Эле бая гына, ботен болынны бетереп, элеге карашнын хужасын эзли иде ул. Хэзер исэ болын да, чэчэклэр дэ, чылтырап аккан чишмэлэр дэ, озелеп-озелеп сайраган сандугачлар да юкка чыкты. Э каршысында эле яна гына ул тилмереп, илереп, гасабиланып эзлэгэн Зофэре басып тора иде. Элеге табигать кочагында килеп чыкса, нинди матур, нинди гажэеп тош буласы иде дэ… Яна гына кукне тутырып балкыган кояш, ботен хыялый тослэрен хэм матурлыгын анын алдына тушэгэн табигатьтэн башка гына каршыма килеп баскан Зофэр Голусэнен зихенен, анын томалады, берни дэ анлый алмас хэлгэ китерде. Эйтерсен эле бая гына чылтырап аккан чишмэлэрнен берсеннэн анын кузлэренэ тамчы чэчрэде. Зофэр кабат томан пэрдэсе артында калды. Монысы да тош кенэ булсачы!.. (274 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Яшьлек хатирэлэре» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)