Татарча изложение «Үсә торган кеше|Уса торган кеше» (157 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Үсә торган кеше»/»Усэ торган кеше»Бер кеше үсәргә маташып азаплана. Егыла да тора, егыла да тора, еламый. Бер читтә, эскәмиядә, аның ап-ак чәчле, түгәрәк сакаллы бабасы утыра. Малайга рәхәт. Бөтен дөнья аныкы. Әнә салпы колаклы, кәкре аяклы сары эт, иснәнә-иснәнә, бакчага килеп керде. Керде дә туктады. Малайга шул гына кирәк иде дә. Шатлыклы авазлар чыгарып, егыла- тора, эткә таба тәпиләде. Малай, шатланып, нидер бытылдый-бытылдый, эткә үрелде. Эт исә кисәк кенә борылды да, юырта-юырта, бакчадан чыгып китте.

Әллә этнең кинәт кузгалуы ярамады, әллә җил ныграк исеп куйды, малай, шып итеп, җиргә утырды. Һәм дөнья бетереп елап җибәрде. Әмма авыртудан түгел елавы, егылып өйрәнгән инде ул.

Бабасы ашыкмый гына урыныннан торды, оныгы янына килде. Үзе салмак кына сөйләнде:

— Дөнья шулай шул ул, балам, үзең егылсаң да еламыйсың, авыртуга да түзәсең. Үзәккә үткәне — үз иткәнеңнең сине кире кагуы…

Бабасы сүзләренең мәгънәсен оныгы аңламый иде әле, билгеле. Күтәреп алуга ук, ни өчен елаганын да онытып, яшькә чыланган керфекләре аша кояштай балкып елмайды: бабайлар кулы җылы була шул! (157 сүз)

*Транслит*

Бер кеше усэргэ маташып азаплана. Егыла да тора, егыла да тора, еламый. Бер читтэ, эскэмиядэ, анын ап-ак чэчле, тугэрэк сакаллы бабасы утыра. Малайга рэхэт. Ботен донья аныкы. Энэ салпы колаклы, кэкре аяклы сары эт, иснэнэ-иснэнэ, бакчага килеп керде. Керде дэ туктады. Малайга шул гына кирэк иде дэ. Шатлыклы авазлар чыгарып, егыла- тора, эткэ таба тэпилэде. Малай, шатланып, нидер бытылдый-бытылдый, эткэ урелде. Эт исэ кисэк кенэ борылды да, юырта-юырта, бакчадан чыгып китте.

Эллэ этнен кинэт кузгалуы ярамады, эллэ жил ныграк исеп куйды, малай, шып итеп, жиргэ утырды. Хэм донья бетереп елап жибэрде. Эмма авыртудан тугел елавы, егылып ойрэнгэн инде ул.

Бабасы ашыкмый гына урыныннан торды, оныгы янына килде. Узе салмак кына сойлэнде:

— Донья шулай шул ул, балам, узен егылсан да еламыйсын, авыртуга да тузэсен. Узэккэ уткэне — уз иткэненнен сине кире кагуы…

Бабасы сузлэренен мэгънэсен оныгы анламый иде эле, билгеле. Кутэреп алуга ук, ни очен елаганын да онытып, яшькэ чыланган керфеклэре аша кояштай балкып елмайды: бабайлар кулы жылы була шул! (157 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Усэ торган кеше» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)