Татарча изложение «Зөһрә|Зохрэ» (127 сүз)

Изложение на татарском языке на тему  «Зөһрә»/»Зохрэ»/»Зухра»Зөһрәнең әтисе юк. Әнисе белән генә яши ул. Авылда әбисе, бабасы бар. Туганнары, дуслары да күп аларның. Ә менә әтисе юк. Зөһрә белә: әтисез кеше булмый. Аның да әтисе бар. Әмма ул аларга бервакытта да килми. Зөһрәнең барлыгын белмидер дә әле. Белсә, килер иде… Әнисеннән әтисе хакында берничә мәртәбә сорап та караган иде, әмма әнисе бу хакта сөйләргә яратмый. «Ул бүтән тормыш белән яши»,— ди. Зөһрә аңлый: әтисенең кайдадыр үз гаиләсе, балалары бар. Әмма аның барыбер әтиле буласы килә.

Әнисе бик әйбәт аның. Бервакытта да тиргәми. Хәтта ялгышып та усал карамый. «Әтисе дә юк, үпкәләтмим үзен»,—ди торгандыр инде. Зөһрә үзе дә әнисен рәнҗетмәскә, үпкәләтмәскә тырыша. Чөнки әнисенә болай да кыен. Ул бит кызын үзе генә, ялгызы үстерә. Эшеннән арып кайта. Өйдә тагын әллә күпме эш көтә. (127 сүз)

*Транслит*

Зохрэнен этисе юк. Энисе белэн генэ яши ул. Авылда эбисе, бабасы бар. Туганнары, дуслары да куп аларнын. Э менэ этисе юк. Зохрэ белэ: этисез кеше булмый. Анын да этисе бар. Эмма ул аларга бервакытта да килми. Зохрэнен барлыгын белмидер дэ эле. Белсэ, килер иде… Энисеннэн этисе хакында берничэ мэртэбэ сорап та караган иде, эмма энисе бу хакта сойлэргэ яратмый. «Ул бутэн тормыш белэн яши»,— ди. Зохрэ анлый: этисенен кайдадыр уз гаилэсе, балалары бар. Эмма анын барыбер этиле буласы килэ.

Энисе бик эйбэт анын. Бервакытта да тиргэми. Хэтта ялгышып та усал карамый. «Этисе дэ юк, упкэлэтмим узен»,—ди торгандыр инде. Зохрэ узе дэ энисен рэнжетмэскэ, упкэлэтмэскэ тырыша. Чонки энисенэ болай да кыен. Ул бит кызын узе генэ, ялгызы устерэ. Эшеннэн арып кайта. Ойдэ тагын эллэ купме эш котэ. (127 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Зухра» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)