Татарча изложение «Нәни дускаем|Нэни дускаем» (398 сүз)

Изложение на татарском языке на тему «Нәни дускаем»/»Нэни дускаем»Таң аткан, иртә намаз вакыты. Әти тәһарәт алып йөри. Аннары чалмасын, чапанын кия дә, артыш таягын алып, мәчеткә китә, капкадан чыккач, яңадан кайтып: «Анасы, син кара әле, бия колынлаган, балаларны аның янына якын җибәрмә. Әллә кая тешләр, йә тибәр»,— ди дә яңадан китә. Бия колынлаган диюгә, минем күзләрем гомердә йокы күрмәгән төсле, ачылып китәләр. Мин. исни- исни, йортка чабып чыгам. Әни күрмичә дә кала. Арт абзарга бия янына барганда, хезмәтче каршы очрый. «Сакладыңмы, тотып аякландырдыңмы?» — дим. «Төне буе шуны саклап, керфекләремне дә йомганым юк, тотып аякландырдым, җиргә егылмады, айгыр тай»,— ди. Шуннан, ук кебек атылып, койма башына барып асы­лынам. Ни күзем күрсен: чем-кара тай. Күкрәкләре дә киң генә, кечкенә генә, нәни генә бөдрәләнеп торган койрык, яллары. Ул инде нәкъ мин уйлаган тай. Юк, мин уйлаганнан да матур. Ул, әнисенең корсагына сөялеп, курка-курка гына басып тора. Үзе кечкенә балалар кебек дер-дер калтырый. Анасы аны һаман ялый, һаман сөя. башын баласы өстеннән алмыйдыр. Аз гына тае читкә китә башласа, өңрәнеп анын янына бара. Мин дә барып аның муеныннан тотып аласым килә. Менә ул миңа алды белән әйләнә, ни күзем күрсен: маңгаенда кечкенә генә агы — кашкасы бар.

Мин яңадан барып ятам. Йокым күзгә дә керми. Шатлыктан йөрәк күкрәккә сыймый, кара тай, бөдрә айгыр, ял, бөдрә койрык. Аның өстено кашкасы бар. Иң шәбе канатлы тай… дим..Мин һәр көн битне дә юмыйча иң элек тайны карарга барам. Әгәр өйдә булса, озак вакыт аның янында әвәрә булам, аны үчеклим, кулга чакырам. Әгәр дә кырда кунган булса, түземсезлек белән көтеп, аны каршы алам, кайтуы белән, «кнәш. кнәш, ма, ма. ма» дип, бер кисәк икмәк тотып, аңа каршы барам. Әгәр эссе көн булса, ул миңа илтифат та итмичә, башларын бутан, чебен, черкине куып ята да чабып ышык җиргә кереп китә, үзе балалар төсле матур итеп төчкерә, пошкыра. Ә көн сүрән, яңгырлы булса, сабыр гына булып, анасы янында тора. Янына бозаулар, сарыклар, кәҗәләр килә башласа, колакларын йомып тибәргә хәзерләнә. Мин инде ул вакыт: «Карагыз, карагыз әле, тай тибә»,— дип көләм, шатланам. Үзем ничек тә аны кулга ияләштерергә уйлыйм. Тик анасы гына бик усал: якын бара башласаң, хәзер колагын йомып.

томырылып киләлер. Күп азаплангач, күп артыннан йөргәч, миңа ияләшә, чакыргач, кулга килә башлыйлыр, ләкин тоттырмый, якын ук килә дә, борылып яңадан чабып китә. Без әти белән тайлы бияне жигәбез дә иген кырларын карарга чыгабыз, кырлар бик күңелле: арышкуе. арыш төбе саламга бай. Инде арыш та өлгергән. Кечкенә ат сырты күренмәслек озын да. (398 сүз)

*Транслит*

Тан аткан, иртэ намаз вакыты. Эти тэхарэт алып йори. Аннары чалмасын, чапанын кия дэ, артыш таягын алып, мэчеткэ китэ, капкадан чыккач, янадан кайтып: «Анасы, син кара эле, бия колынлаган, балаларны анын янына якын жибэрмэ. Эллэ кая тешлэр, йэ тибэр»,— ди дэ янадан китэ. Бия колынлаган диюгэ, минем кузлэрем гомердэ йокы курмэгэн тосле, ачылып китэлэр. Мин. исни- исни, йортка чабып чыгам. Эни курмичэ дэ кала. Арт абзарга бия янына барганда, хезмэтче каршы очрый. «Сакладынмы, тотып аякландырдынмы?» — дим. «Тоне буе шуны саклап, керфеклэремне дэ йомганым юк, тотып аякландырдым, жиргэ егылмады, айгыр тай»,— ди. Шуннан, ук кебек атылып, койма башына барып асы­лынам. Ни кузем курсен: чем-кара тай. Кукрэклэре дэ кин генэ, кечкенэ генэ, нэни генэ бодрэлэнеп торган койрык, яллары. Ул инде нэкъ мин уйлаган тай. Юк, мин уйлаганнан да матур. Ул, энисенен корсагына соялеп, курка-курка гына басып тора. Узе кечкенэ балалар кебек дер-дер калтырый. Анасы аны хаман ялый, хаман соя. башын баласы остеннэн алмыйдыр. Аз гына тае читкэ китэ башласа, онрэнеп анын янына бара. Мин дэ барып анын муеныннан тотып аласым килэ. Менэ ул мина алды белэн эйлэнэ, ни кузем курсен: мангаенда кечкенэ генэ агы — кашкасы бар.

Мин янадан барып ятам. Йокым кузгэ дэ керми. Шатлыктан йорэк кукрэккэ сыймый, кара тай, бодрэ айгыр, ял, бодрэ койрык. Анын остено кашкасы бар. Ин шэбе канатлы тай… дим..Мин хэр кон битне дэ юмыйча ин элек тайны карарга барам. Эгэр ойдэ булса, озак вакыт анын янында эвэрэ булам, аны учеклим, кулга чакырам. Эгэр дэ кырда кунган булса, туземсезлек белэн котеп, аны каршы алам, кайтуы белэн, «кнэш. кнэш, ма, ма. ма» дип, бер кисэк икмэк тотып, ана каршы барам. Эгэр эссе кон булса, ул мина илтифат та итмичэ, башларын бутан, чебен, черкине куып ята да чабып ышык жиргэ кереп китэ, узе балалар тосле матур итеп точкерэ, пошкыра. Э кон сурэн, янгырлы булса, сабыр гына булып, анасы янында тора. Янына бозаулар, сарыклар, кэжэлэр килэ башласа, колакларын йомып тибэргэ хэзерлэнэ. Мин инде ул вакыт: «Карагыз, карагыз эле, тай тибэ»,— дип колэм, шатланам. Узем ничек тэ аны кулга иялэштерергэ уйлыйм. Тик анасы гына бик усал: якын бара башласан, хэзер колагын йомып.

томырылып килэлер. Куп азаплангач, куп артыннан йоргэч, мина иялэшэ, чакыргач, кулга килэ башлыйлыр, лэкин тоттырмый, якын ук килэ дэ, борылып янадан чабып китэ. Без эти белэн тайлы бияне жигэбез дэ иген кырларын карарга чыгабыз, кырлар бик кунелле: арышкуе. арыш тобе саламга бай. Инде арыш та олгергэн. Кечкенэ ат сырты куренмэслек озын да. (398 суз)Еще изложения на татарском языке со схожей к «Нэни дускаем» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)