Татарча сочинение «Алар ватанны сакладылар»

Сочинение на татарском языке на тему «Алар ватанны сакладылар»1941 нче елда безнең илебезгә фашист гаскәрләре басып кергән. Ул вакытта Ватанны сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелгән. Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас!
Безнең бәхетле тормышыбыз һәм азатлыгыбыз өчен түгелгән канны ничек онытырга мөмкин соң?! Үз гәүдәсе белән дошман пулеметын каплаган Александр Матросов (чынлыкта ул татар егете Шакирҗан Мөхәммәтҗанов) батырлыгын, дошман әсирлегеннән фашист самолётына утырып качкан һәм иптәшләрен дә әсирлектән коткарган Михаил Девятаев, фашистлар куркып «төнге шәүләләр» дип атаган хатын-кызлар эскадрильясын һәм аның командиры Мәгубә Сыртланова, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыкларын ничек онытып булсын! Ә меңнәрчә, миллионнарча солдатларның көндәлек батырлыклары аз булганмы?! Алар бит юлсыз җирләрдә пычрак ерып, бернинди авырлыкларга карамастан, дошманны туган илебездән куып чыгарганнар һәм аны үз өнендә − Берлинда тар-мар иткәннәр. Аларның көндәлек хәрби батырлыклары шулай ук хөрмәткә лаек. Аерым героик батырлыклар турында язылган китаплар, төшерелгән кинофильмнар бар.
Ватанны фронтта гына түгел, тылда да саклаганнар. Тылда − кырларда, завод-фабрикаларда эшләүче миллионнарча хатын-кызларның, карт-корының, бала-чаганың батырлыгыннан башка Җиңүне күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә күптәннән инде бу кешеләр дә Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән тигезләштерелгән.
Ватанны чит ил илбасарларыннан азат итүгә хәрби табиблар да зур өлеш керткән. Алар миллионнарча кешеләрнең гомерләрен саклап калганнар, меңнәрчә солдатларны хәрби сафка кайтарганнар.
Ватанны азат итү бөтен халык эше булган. Шуңа күрә «алар Ватанны сакладылар» дигәндә, без ул сугыш еллары халкын − барысын да күз алдында тотарга тиешбез: ул елларда яшәгән, сугышта катнашкан, тылда эшләгән кешеләрне. Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз − ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Алар ватанны сакладылар» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)