Татарча сочинение «Ялган һәм чын батырлык|Ялган хэм чын батырлык»

Сочинение на татарском языке на тему «Ялган һәм чын батырлык»Нәрсә ул батырлык? Кешеләр «батырлык» төшенчәсенә нинди мәгънә салалар соң? Батырлык ул − кыюлык, гайрәт, тәвәкәллек, кирәк булганда, үз-үзеңне аямау. Ә ялган батырлык булырга мөмкинме соң? Мисаллар ярдәмендә шул турыда уйланып карыйк.
Шулай итеп, кемне соң без «батырлык» төшенчәсенә туры килгән батыр дип әйтә алабыз? Андый батыр дип без, котырган янгын эченнән төтенгә буылган сабыйны алып чыгучы янгын сүндерүчене (ә ул бит иптәшләренең янгынны сүндереп беткәннәрен көтәргә, аннан соң гына да янгын урынына керергә мөмкин иде) әйтә алабыз.
Төрле илләрдә булгалап торган хәрби бәрелешләр вакытында, снарядлар шартлаганда һәм пулялар сызгырганда, яраланган кешеләргә ярдәм күрсәтүче табиблар да − чын батырлар.
Бер доза наркотик яки берникадәр сумма акча өчен кеше үтерергә әзер торган бандит юлына аркылы баскан милиционер да, бәхәссез ки, чын батыр.
Әмма ялган батырлыкның да мисаллары күп. Мәсәлән, үзенең шартлаткычы белән бернинди гаепсез йөзләрчә кешенең гомерен өзгән террорист-камикадзеның «батырлыгы». Аларның бу гамәлен кайбер илләрдәге радикаль юнәлешле төркем кешеләре батырлык дип санаса да, бу безнең өчен аңлашылмаган, ялган батырлык. Кешенең гаепсезгә тамган бер генә тамчы каны да хәтта иң бөек максатларны да аклый алмый.
Минем, чираттагы мисалым, бәлки кемнәргәдер ялгыш дип тоелыр. Әмма мин хулиган дусларын яклаучы, аларның әшәкелекләрен олылардан, укытучылардан яшереп килүче малай яки кыз да, бандит кебек үк, ялган «герой» дип уйлыйм. Бу чагыштыру бераз катгыйрактыр, бәлки кырыстыр, тик нәкъ менә шундый кечкенә, әшәке адәм актыгыннан зур, канкойгыч бандит-«герой» үсеп чыга да инде. Бу − минем, кайберәүләр өчен бәхәсле дә булган шәхси фикерем.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Ялган һәм чын батырлык» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)