Татарча сочинение «Беренче кар»

Сочинение на татарском языке на тему «Беренче кар»Йокыга китәр-китмәс кенә ятканда, әниемнең ягымлы тавышы ишетелде. Ул: «Балам, беренче кар ява, торып карыйсынмы?» − диде. Мин сикереп тордым да тәрәзәгә капландым. Чынлап та, беренче кар ява иде.
Әле генә сап-сары яфраклар белән түшәлгән җир өстенә энҗе чәчәгедәй ап-ак кар бөртекләре куна. Көз белән кыш очрашканнар. Кем кемне җиңәр?
Кар бөртекләре ниндидер акыл ирешмәслек көй астында бииләр, ул көйне алар үзләре генә ишетә сыман. Мин дә шулай җир өстендә тирбәлеп очып йөрер идем.
Бу зур кар бөртекләреннән башка нәрсә күрмәм микән дип, мин борыным белән пыялага терәлдем. Берни күренми. Караңгылык.
Мин тәрәзә янында уйланып басып тордым: анда − төпсез караңгылык эчендә берәм-сәрәм әле сүнмәгән тәрәзәләр шәйләнә. Ул тәрәзә артында яшәүче кешеләрне күз алдына китердем. Бу кышкы кичтә алар нишли икән? Нәрсәләр эшлиләр, нәрсәләр турында уйлыйлар икән?
Шул вакытта әнием ут яндырды һәм мин тәрәзә яныннан киттем. Минем гаиләм үз янымда, шуңа күрә башка кешеләр турыңда миңа нигә уйланырга? Хәзер минем бөтен дөньям — минем әтием, әнием, сеңлем һәм аягыма сырпаланып торган песием.
Яңа яуган ак кар бөтен кешегә дә, минем гаиләмә дә, ул йортлардагы һәр гаиләгә дә ак бәхетләр, күп шатлыклар алып килсен иде!Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Беренче кар» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)