Татарча сочинение «Безнең фатирыбыз|Безнен фатирыбыз»

Сочинение на татарском языке на тему «Безнең фатирыбыз»/»Безнен фатирыбыз»Без Зорге урамындагы ун катлы йортта яшибез. Без яшәгән урын бик матур. Тирә-юньдә гел агачлык. Ә яз һәм җәй көннәрендә бигрәк тә матур була монда. Агачлар яшеллеккә күмеләләр. Берсен-берсе уздырып кошлар сайрый.
Фатирыбыз бишенче катта урнашкан. Ишектән кергәч тә − алгы бүлмә. Ул ишектән алып юыну бүлмәсенә кадәр сузыла. Уң якта − аш бүлмәсе. Анда суыткыч, газ плитәсе, гарнитур, өстәл, урындыклар куелган. Аш бүлмәсе алсу төстә.
Аш бүлмәсе янында − кунак бүлмәсе. Ул яшел төстә. Тәрәзә пәрдәләре дә, диван, кәнәфиләр, идәндәге келәм дә яшькелт төстә. Алга таба узгач, уң якта − йокы бүлмәсе, ә сул якта − балалар бүлмәсе. Йокы бүлмәсе ачык зәңгәр төстә. Балалар бүлмәсе персик төсендә. Анда карават, китап һәм кием шкафлары, компьютер өстәле, ике урындык куелган. Тәрәзә төбендә бик матур гөлләр үсә.
Өебез бик матур һәм җылы. Без аны гел чисталыкта һәм тәртиптә тотабыз.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Безнен фатирыбыз» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)