Татарча сочинение «Безнең Мырау|Безнен Мырау»

Сочинение на татарском языке на тему «Безнең Мырау»/»Безнен Мырау»Безнең Мырау исемле песиебез бар. Ул дәү әти белән дәү әни өендә яши. Дәү әти аны авылдан алып килгән иде. Бик матур, йоп-йомшак, иркә, сөйкемле песи. Йоннары аксыл көрән төстә.
Дәү әтием алып кайтканда, ул йодрык кадәрле генә булган. Ул дәү әбиемнең алъяпкыч кесәсендә генә үскән. Кесәгә кереп утыра да, бөтен өй эчен, кешеләрне күзәтә, аннан соң йоклап китә икән.
Мыравыбыз хәзер инде зур үсте: аңа ике яшь булды. Аның кызык гадәтләре бар. Дәү әниебезгә берәр кунак килеп, сумкасын идәндә калдырса, Мыравыбыз, кеше күрмәгәндә, сумка эченә кереп тә китә, нәрсәләр барлыгын тикшереп тә чыга. Аннары кунак алдына менеп утыра да, мырлый-мырлый аңа нәрсәдер сөйли башлый.
Песиебез дәү әнине бик тә ярата. Дәү әни ятып торса, бер дә аның яныннан китми. Шунысы гаҗәп, ул дәү әниемнең кай җире авыртканын бик тиз сизеп ала, шул урынга килеп ята. Дәү әни: «Җылыткыч куйган шикелле була», − ди. Әгәр әбием йөзтүбән ятса, песиебез аның аркасын дүрт аягын дүрт якка җәеп ятып җылыта.
Мырауның ит ашыйсы килсә, дәү әниемнең аягын алгы ике тәпие белән кочаклап ала да суыткыч янына этә. Янәсе «шунда ит бар, миңа ит алып бир!» Мырау әле тагын йомырка да ашарга бик ярата.
Аның тагын бер гадәте − көне буе йоклый да, төннәрен өйдән чыгып китә. Нәкъ табышмактагы кебек:

Нинди аучы коралсыз
Җәнлек аулый төн буе,
Аннан, мыегын селкетеп,
Йоклап ята көн буе?
Безнең Мырау инде бу! Ул мактанчыграк та әле. Тоткан тычканнарын, без күрсен диптер инде, ишегалды уртасына тезеп куя.
Мин песиләр турында шигырьләр, хикәяләр укырга яратам. Шагыйрь Хәкимҗан Халиковның «Курыкканга куш» шигырен сезгә дә сөйлим әле.
Төн. Бүлмә тын. Берзаман
Әй кычкыра Минҗамал:
− Әни, ут яндыр, зинһар!
Коткар! Коточкыч җен бар!
Очкын күзле, мыеклы,
Үзе кара, койрыклы!
Ә мин песиләрдән курыкмыйм. Аларны яратам, иркәлим, уйнатам, ашатам. Йомшак йомгак кебек тәгәрәп-тәгәрәп уйный безнең чибәр Мыравыбыз. Аннан да акыллы, аннан да матур, аннан да йомшак песи дөньяда юктыр.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Безнен Мырау» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)