Татарча сочинение «Чәчәкләр ае|Чэчэклэр ае»

Сочинение на татарском языке на тему «Чәчәкләр ае»/»Чэчэклэр ае»Май − язның соңгы ае. Ул җәйгә якын тора. Аны чәчәкләр ае дип атар идем мин. Ай башында сиреньнәр, шомыртлар чәчәккә күмелә. Тузганаклар сап-сары чәчәк ата. Май урталарында алмагачлар, чияләр һәм башка җиләк-җимеш агачлары ап-ак чәчәккә күмелә. Алардан бал кортлары бал җыя. Кичен пырылдап май коңгызлары оча. Бала-чага, аларны тоту өчен, ярыш оештыра. Җирне ямь-яшел чирәм каплап ала. Яшь кычытканнар, әрекмәннәр баш калкыта. Карлыганнар, беренчелекне алу өчен, яфрак ярырга ашыгалар. Бөтен җирдә хуш ис, чәчәкләр исе, бал исе. Матурлык. Бер ел фасылы белән дә тиңләштереп булмый торган матурлык.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Чэчэклэр ае» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)