Татарча сочинение «Дуслык − бөек көч|Дуслык — боек коч»

Сочинение на татарском языке на тему «Дуслык − бөек көч»/»Дуслык — боек коч»Дуслыкның көче нәрсәдә, дип сорарсыз сез.
Беренчедән, чын дус сине беркайчан да уңайсыз хәлдә калдырмас, алдамас, авыр вакытта һәрчак булышыр. Әгәр дә мин өйдә дәреслегемне яисә каләмемне онытып калдырсам, ул миңа үзенекен биреп торыр.
Икенчедән, авыр вакытларда дустым мине тыңлар, берәр кеше мине кыерсытса, ул мине яклар. Бервакыт мине унберенче сыйныф укучысы кыерсытты, ул миннән күпкә көчлерәк, мин аңа җавап бирә алмадым. Дустым Наил мине тыңлады, аңлады һәм тынычландырды. Мин аңа рәхмәтлемен! Аңа авыр булганда, мин дә һәрвакыт булышырга әзер.
Өченчедән, дуслар бергәләшеп таулар күчерергә мөмкин. Дустым янымда булганда, мин бөтен эшне дә эшли алам, ул бит миңа булышачак. Хәтерлим, хезмәт дәресендә мин бер детальне эшли алмый тордым, ә Наил үзенең эшен эшләп бетерде, аннары миңа булышты, икәү бергә дәрес беткәнче детальне ясап та бетердек. Шулай итеп мин яхшы билге алдым. Менә шуңа күрә дә мин, дуслык − бөек көч, дип уйлыйм.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Дуслык — боек коч» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)