Татарча сочинение «Энем»

Сочинение на татарском языке на тему «Энем»Бу дөньяда кем генә үзенең энесе яки сеңлесе булуын теләми икән. Ә миңа әнием энекәш бүләк итте. Ул 2001 нче елның 30 нчы октябрендә туды. Бәбиләрнең шундый да кечкенә булуларын һичкайчан белмәгән идем. Матурлыкта аңа тиңнәр юктыр, дип уйладым мин, аны күргәч. Аның чәчләре кара, бөдрәләнеп тора, күзләре дә матур. Елмайса, бар дөньяны балкыта. Без аңа Азат дип исем куштык. Бу исем азат, ирекле булу дигәнне аңлата.
Без Азат белән бергәләп уйныйбыз. Ул бигрәк тә машиналар белән уйнарга ярата. Азат аларның һәрберсенең исемен белә, аларны бик саклап кына уйный.
Без энемне барыбыз да бик яратабыз. Аның акыллы, сәламәт, тырыш бала булып үсүен телибез.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Энем» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)