Сочинение на татарском языке на тему «Эш белмәгән − кеше көлдерер»/»Эш белмэгэн — кеше колдерер»Мин, бервакыт, әниемне гаҗәпләндерергә уйладым. Ул эштән кайткан вакытка туры китереп, манный боткасы пешереп куярга булдым. Алдым зур кәстрүл, аңа күп итеп манный ярмасы салдым, шуның өстенә салкын сөт өстәдем һәм газ плитәсенә куйдым. Ут кабызып җибәрдем һәм, бер егерме минут уйнап алыйм әле дип, компьютер артына утырдым.
Вакыт үтте. Үз-үземнән бик канәгать булып, аш бүлмәсенә кердем. Кәстрүл капкачын ачып карасам… Кәстрүл төбендә ниндидер бер кара боламык «пыф-пыф» килеп утыра. Аны ашау түгел, курыкмыйча карап та булмый иде. Бу әйбер әниемне гаҗәпләндерәм дип пешерә башлаган манный боткасына бер генә дә охшамаган. Менә шунда мин «Эш белмәгән − кеше көлдерер» дигән мәкальнең нәрсә аңлатканын аңладым.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Эш белмэгэн — кеше колдерер» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)