Сочинение на татарском языке на тему «Эшләмәгән − ашамый»/»Эшлэмэгэн — ашамый»Җәйге каникулда мин авылда − әбием янында ял иттем. Шулай беркөнне, без әбием белән бакчадагы яшелчәләрне җыя башладык. Әбием миннән: «Арымассыңмы соң?» − дип сорады. Мин: «Һи, яшелчә җыйганда гына арыйлармы инде?» − дип куйдым.
Ярты сәгать эшләгәннән соң, мин ялгышканымны аңладым. Яшелчәләрне җыю җиңел эш түгел икән. Җәй ахыры булса да, арканы кояш кыздыра, түтәл арасында йөргәндә, аякны кычыткан чакты. Шуның өстенә кигәвен дә тешләп китте. Чебеннәр, озынборыннар теңкәгә тия. Бераз эшләү белән аркалар, куллар авырта башлады, биттән шаулап тир акты.
Әлбәттә, кич белән, үзебез җыйган кишер, чөгендер, кыяр, яшь бәрәңгене капчыкларга, тартмаларга тутырып куйгач, күңелле булды. Мин авылда эшләүчеләрнең авыр хезмәте турында шунда гына бераз аңладым. «Эшләмәгән − ашамый», дип, халык бик белеп әйткән шул. Мин шул бер көндә генә дә никадәр арыдым. Ә ул яшелчәләрне әбием яз, җәй буе карап үстергән дә бит әле. Җирен дә казыган, суын да сибеп торган, чүп тә утаган, башка эшләрен дә эшләгән. Мин әбиемә бик зур рәхмәт әйттем.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Эшлэмэгэн — ашамый» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)