Татарча сочинение «Әти-әни — иң кадерле кешеләрем|Эти-эни — ин кадерле кешелэрем»

Сочинение на татарском языке на тему «Әти-әни − иң кадерле кешеләрем»/»Эти-эни — ин кадерле кешелэрем»Әти, әни, әткәй, әнкәй… Кеше өчен иң кыйммәтле, иң кадерле сүзләр бу. Әниең сине күкрәк сөтен имезеп үстергән, әтиең белән икесе төннәрен дә, көндезләрен дә синең өчен борчылган. Алар нинди генә эшкә тотынсалар да − барысы да синең өчен дип, синең хакка дип эшләнә. Әти белән әнидә кояш җылылыгы да, йолдызлар нуры да бар. Ачулансалар, шелтәләсәләр дә, без ул илаһи затларга ачу һәм үпкә сакларга тиеш түгелбез. Чөнки аларның шелтәле сүзләре дә син әйбәт булсын өчен әйтелә. Күңелләребездән, күз алдыбыздан аларның нурлы йөз сурәтләре китмәсен, югалмасын иде. Гомеребез буе әнкәй, әткәйләрнең җылы карашлары безне озата барсын иде.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Эти-эни — ин кадерле кешелэрем» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)