Сочинение на татарском языке на тему «Игелеклелек»Игелекле булу ул − шәфкатьле, иманлы, әхлаклы булу, сабыр гына сөйләшү, мөлаем, ярдәмчел булу. Бу сыйфатлар безгә борын-борыннан әби-бабаларыбыздан мирас булып калган. Гомумән, без әдәп сакларга, инсафлы, намуслы булырга, әти-әни хакын хакларга тиешбез. Бу үзе игелеклелекне күрсәтә. Тормышта күренгәнчә, игелекле булу ул − ярдәмчел булу, кеше хәленә керә белү, читләр хәсрәтенә сөенмәү, һәр әни баласының күңеленә шушы сыйфатларны − игелеклелек җимешләрен салырга тели.
Игелекле кеше − башка кешеләргә изгелек кылучы зат. Тирә-юньдәгеләргә яхшылык эшләү һәркемнең кулыннан килми ул. Начарлыкны гына бик тиз эшләп була. Аның өчен хәтта уйларга да кирәкми.
Бүгенге көндә изгелек эшләүчеләр шактый күп. Мәсәлән, безнең күрше апа балалар йортында эшли. Ул безгә ятим балаларга ярдәм итүче кешеләр турында сөйли. Кайберәүләр киемнәр, акча, бүтән кирәк-яраклар белән ярдәм итәләр икән, аларның саны соңгы елларда тагын да артты, ди ул. Ә кайберәүләр ятим балаларны тәрбиягә алалар, ди. Хәтта бер гаилә өч баланы тәрбиягә алган. Аларга беркем дә бу эшне эшләргә кушмаган. Бу гаиләләр кешегә ярдәм итүне үзенең намус һәм вөҗдан эше дип саный.
Бу − изгелекнең бер кечкенә үрнәге генә. Кешеләр өчен кылган бөтен гамәлләрне дә изгелеккә мисал итеп була, минемчә. Әби-бабайларга, авыр хәлле кешеләргә булыштыңмы, өйдә әти-әниеңө, дустыңа ярдәм иттеңме, хәтта теләсә кемгә яхшылык эшләсәң дә, бу − изгелек. Янәшәбездә шундый кешеләр күбрәк булса, яшәве күпкә күңеллерәк булыр иде.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Игелеклелек» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)