Татарча сочинение «Иң яхшы кеше|Ин яхшы кеше»

Сочинение на татарском языке на тему «Иң яхшы кеше»/»Ин яхшы кеше»
Мин кайчандыр белгән кешеләр арасында иң яхшысы ул минем карт әбием иде. Хәзер инде ул мәрхүмә. Тик минем күңелемдә ул иң изге кеше булып калган. Ул нәрсәсе белән искитәрлек яхшы иде соң? Үзенең тормышы белән. Мин әбиемнән, 90 ел эчендә нәрсәләр кичердең, дип сораша идем. Аның кайбер хикәяләре мине хәзер дә гел гаҗәпләндерә.
Минем карт әбием гомере буе авылда яшәгән. Ул әле узган гасыр башында ук туган. Октябрь революциясеннән соңгы хәлләрне дә яхшы хәтерли. Колхозлашу елларындагы авырлыкларны да күп күтәргән. Ире Бөек Ватан сугышына киткәндә, өч бала тотып калган. Иртәннән кичкә кадәр колхоз кырларында эшләгәннәр. Ачлы-туклы яшәгәннәр. Гаилә зур, колхоз акча бирми, эшләгән өчен бераз икмәк кенә бирә. Ә дәүләткә сөт тә, йон да, йомырка да тапшырырга, налоглар түләү өчен, заемнарга язылу өчен акча да кирәк. Шундый авырлыкларга түзеп тә, алар сынмаганнар. Сугышта бер аягын калдырган карт бабамны көтеп алган карт әбием. Алар тагын ике бала табып үстергәннәр. Карт бабам, бер аяксыз килеш тә, пенсиягә чыкканчы колхозда балта остасы булып эшләгән, аннан соң да күрше-күләнгә, авылдашларга йортлар салып, буралар бурап биргән. Сугыштан соңгы еллар да авыл халкына җиңеллек алып килмәгән. Әбиемнең өч баласы, гаиләләре белән, бәхет эзләп шахта якларына чыгып киткәннәр.
Бер караганда, гади генә кебек тоелган вакыйгалар. Ә шулар аша илебезнең тарихын, халкыбызның язмышын ничек тулы аңларга була бит. Дөреслекләрдән дә аңламаган күп нәрсәләрне мин нәкъ менә карт әбием сөйләгән истәлекләрдән аңладым.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Ин яхшы кеше» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)