Татарча сочинение «Җәйге паркта|Жэйге паркта»

Сочинение на татарском языке на тему «Җәйге паркта»/»Жэйге паркта»Җәй көне без сеңлем белән үзебезнең паркка йөрергә чыга идек. Парк безнең өй янында гына, шуңа күрә әни безне, бер дә курыкмыйча, үзебезне генә җибәрә. Шуның өстенә безнең белән этебез Актырнак та йөри. Килеп кенә кара син безнең янга, хулиган!
Ә бер көн аеруча хәтеремдә калды, чөнки ул көнне бик күңелле хәлләр булды.
Беренчедән, без паркка кергәч үк гөмбәләр таптык! Алар ашарга яраклы гөмбәләр, һәм бу шәһәр үзәгендә! Бу гөмбәләр кечкенә генә аланлыктагы агач төбе янында сибелгән иде. Бөтен гөмбәләр дә бер-берсенә бик тә охшаганнар. Барысы да бер төрле, мөгаен, күптән түгел генә үсеп чыкканнардыр. Без үзебез белән кәрҗиннәр алмаган идек, әмма минем кечкенә пакетым бар иде, гөмбәләрне шунда җыйдык.
Икенчедән, мин ул көнне, тукран дигән бик кызыклы кошны күрдем. Әлеге, кызыл калфаклы урман гүзәлен мин нәкъ баш очында сәер тукылдау ишеткәч кенә шәйләдем. Без сеңлем белән берничә минут тукранның агач кайрысыннан нәрсәдер чукыганын карап тордык, аннары Актырнак тукранны куркытты.
Гомумән, паркта безнең белән күп кызыклар булды. Әлеге күңелле көнне мин озак хәтеремдә саклармын.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Жэйге паркта» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)