Татарча сочинение «Җәйге таң|Жэйге тан»

Сочинение на татарском языке на тему «Җәйге таң»/»Жэйге тан»Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата.
(Габдулла Тукай).

Таң ата… Бу − табигатьнең иң могҗизалы, иң серле, иң гүзәл вакыты.
…Әнә бар дөнья әкияттәгедәй сихри тынлыкка чумган, шылт иткән тавыш та юк. Күктәге берәм-сәрәм йолдызлар әкрен генә төссезләнәләр. Көнчыгыш ягы алсулана, аннан, агара төшеп, таң сызыклары беленә башлый. Тып-тын. Якында гына аккан чишмә тавышы табигатьнең тынлыгын матурлап тора. Кояш та, тын гына үрелеп, җиргә күз сала. Аның нурлары, үлән өстендәге чыкның күзләрен чагылдыра. Сандугач сайравы иртәнге тынлыкны җанландырып җибәрә.
Урман артыннан күтәрелгән кояшның алсу йөзе ашыкмый гына җир өстенә күз сала: «Мин юкта ул-бу булмаганмы, барысы да исән-саулармы?» Шуны гына көткәндәй, таллыкта сандугач сайрап җибәрә; әрәмәлектә күке аваз сала; салкынча шаян җил агачларны, үләннәрне, битләрне сыйпап үтә; чыклы чирәм, кычыткан исе борыннарны кытыклый; кайдадыр кайтмый калган сарык бәтие тавыш бирә; абзарларда иренеп кенә сыерлар мөгрәп куя; йокы аралаш казлар каңгылдап ала. Ара-тирә капка ачылган-ябылган тавышлар ишетелгәли. Хуҗабикәләр торып, сыер саварга керешәләр. Тирә-якка җылы сөт исе тарала…
Ул арада кояш тагы да югарырак күтәрелә, серле тынлык юкка чыга, җирдә яңа көн башлана.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Жэйге тан» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)