Татарча сочинение «Карга боткасы»

Сочинение на татарском языке на тему «Карга боткасы»Менә яз да килеп җитте. Димәк, тиздән авылларда язгы эшләр башланачак. Басуларда карлар эреп, җирләр бераз кипкәч, тракторлар сукага чыгалар. Ә аннары ашлык чәчәләр.
Ләкин авыл кешеләре эштән бушаган арада күңелле итеп ял да итә беләләр. Мин авылдашларымның Карга боткасы дигән бәйрәм үткәрүләрен күрдем. Иртәннән, балалар җыелышып, өйдән өйгә йөреп, ботка пешерер өчен он, ярма, йомырка, май, җимешләр җыялар. Аларны бер кеше дә буш кул белән чыгармый. Балалар өй янына киләләр дә, җырлар җырлап, такмаклар әйтеп әлеге өйгә, аның хуҗаларына изге теләкләр телиләр. Шулай итеп, бөтен йортка кереп чыгалар һәм җыйган әйберләрен өлкәннәргә кайтарып бирәләр.
Өлкәннәр болынга чыгып ботка пешерә, ә яшьләр, балалар шунда җырлыйлар, бииләр, такмак әйтәләр, төрле кызыклы уеннар уйныйлар. Бу бәйрәмдә кешеләр ял вакытларын бик күңелле үткәрәләр. Соңыннан бергәләшеп ботка ашыйлар, берберләренә яхшы теләкләр телиләр: дөньялар имин булсын, сугышлар булмасын, яңгырлар яусын, игеннәр уңсын, балалар акыллы, тәүфыйклы, миһербанлы булсыннар.
Язгы кыр эшләре беткәч, бик тиздән, авылларда җәйге Сабан туйлары да гөрләр.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Карга боткасы» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)