Татарча сочинение «Күңелле тәнәфес турында|Кунелле тэнэфес турында»

Сочинение на татарском языке на тему «Күңелле тәнәфес турында»/»Кунелле тэнэфес турында»Мәктәптә дәресләр арасындагы тәнәфес бер дәрестән соң тулысынча ял итеп, икенче дәрескә әзер булырга мөкинлекләр тудырырга тиеш инде ул. Моны ничек булдырырга соң?
Беренчедән, мәктәптә тәнәфес бик күңелле булсын иде: коридорларда акрын гына төрле музыка уйнап торса (бигрәк тә классик һәм заманча музыка булса әйбәт); күңелле һәм кызык кына театральләштерелгән тамашалар күрсәтелсә; мәктәп радиосыннан күңелле игъланнар һәм мәзәкләр яңгырап торса, ничек күңелле булыр иде!
Икенчедән, тәнәфес вакытында укучылар психологик яктан ял итәргә тиешләр дип уйлыйм: фонтан янында утырып торырга, психологка кереп чыгарга, аквариумда йөзеп йөрүче балыкларны күзәтергә, коридорда попугай яисә кенәриләрне тыңларга мөмкинлекләр тудырылса, бик шат булыр идем. Мин, бик рәхәтләнеп, мәктәптә шундый шартлар тудыруга булышыр идем. Уйлавымча, күп балалар үзләре үк балыклар һәм вак җәнлекләр алып килерләр иде, радиопьесаларда бик теләп катнашырлар, мәктәпкә үзләренең иң яраткан җырлары язылган дискларны биреп торырлар иде.
Әгәр дә мин мәктәп директоры булсам, тәнәфес балаларның уку вакытында иң күңелле вакыт булырлык бар нәрсәне дә эшләр идем.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Кунелле тэнэфес турында» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)