Татарча сочинение «Кышкы салкын көннәрдә|Кышкы салкын коннэрдэ»

Сочинение на татарском языке на тему «Кышкы салкын көннәрдә»/»Кышкы салкын коннэрдэ»Менә кыш та килеп җитте. Дөнья мамыктай ак карга күмелде. Ул энҗе карда ятып ауныйсы килә, ләкин бик салкын.
Әйе, кыш үзенең суыкларын сиздерә башлады. Кыш үзен күрсәтә! Битне, колакларны чеметтерә. Хәтта мәктәпкә дә бармадык. Урамда салкын булса да, тәрәзәдән караганда, бик матур күренешләр ачыла. Кар бөртекләре ак чәчәкләрне хәтерләтеп төшә. Нәкъ Такташтагыча:
Ак чәчәкләр ява.
Дөнья матур,
Шундый матур булып тоела;
Күге зәңгәр, гүя йолдызлары
Ак кар булып җиргә коела…
Кар яуганда, тәрәзәдән күзләремне алмыйм. Өйдә күңелсез миңа. Урамга чыгасы килә. Әмма тәрәзәгә рәсем булып төшкән ак сакаллы Кыш бабай күз кысып, шаян елмаеп: «Урамда салкын, колак-борыннарыгызны өшетермен», − дип әйтә сыман.
Шулай да кайбер балалар урамга чыкмыйча түзмәгәннәр. Алар барыбер тимераяк, чаңгы-чана шуа бирәләр, кар атышып уйныйлар, кар бабай ясыйлар, тау өяләр, тауны су белән катыралар. Шулай итеп суыкны үртиләр. Ә ул аларны тагын да катырак чеметә.
Ә миңа өйдә күңелсез. Ләкин мин беләм: тиздән көннәр җылыныр, кояш чыгар. Каян беләсең, дисезме? Беләм. Әбиемнең тәрәзә төбеңдәге гөлләре, өебездә үсеп утырган яшел лимон агачы сер итеп әйттеләр миңа. Алар да нәкъ минем кебек ямьле язны көтәләр. Тиздән кошлар канатларында язны алып кайтырлар, күңелемдәге хыялларым тормышка ашар.
Кар ява, буран уйный. Ләкин болар барысы да тәрәзәнең урам ягында. Шулай моңланып, хисләнеп күңел язны көтә.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Кышкы салкын коннэрдэ» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)