Татарча сочинение «Матур сыйфатлар»

Сочинение на татарском языке на тему «Матур сыйфатлар»Мин кешедә барыннан да бигрәк сүзендә тору һәм гаделлек шикелле сыйфатларны хөрмәт итәм. Болар, минемчә, иң төп сыйфатлар һәм кеше шул сыйфатларга ия булу-булмау белән бәяләнә. Мин үземдә шул сыйфатларны булдыру өчен тырышам: ялганламаска тырышам, вәгъдәмне үтим.
Ялганчы, намуссыз кеше дә тормышта югарылыкка ирешергә мөмкин, әлбәттә, тик аның якын дуслары, чын хисләре булыр микән?! Юктыр, мөгаен.
Әгәр дә кеше нәрсә дә булса вәгъдә итеп, шуны үтәми икән, ул үз-үзенә чокыр казый, минемчә, башкаларның үзенә карата ышанычын югалта. Ә андый вәгъдәсез, ышанычсыз кеше белән бөтенләй аралашмасаң әйбәт. Шундый бик мөһим вакытларда берничә тапкыр авыр хәлдә калдырган иптәшем бар иде минем. Ул, мәсәлән, стадионга киләм, дип вәгъдә итәргә һәм килми калырга мөмкин иде. Ә мин, шул кешегә ышанып, аны ике сәгать көткәнем булды, ә аннан соң, футбол карамыйча, өйгә кайтып киттем, чөнки футбол карарга калсам, караңгыда үзем генә кайтасы була иде. Берникадәр вакыттан соң, бу кеше белән дуслыгым үзеннөн-үзе юкка чыкты. Ул дуслыкның югалуы минем өчен бер генә дә кызганыч булмады.
Юлларыбызда тугры, гадел кешеләр күбрәк очрап торса иде.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Матур сыйфатлар» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)