Татарча сочинение «Мин дәрес әзерлим|Мин дэрес эзерлим»

Сочинение на татарском языке на тему «Мин дәрес әзерлим»/»Мин дэрес эзерлим»Мәктәптә өйгә бирелгән дәресләрне мин кичкә таба әзерләргә яратам. Мин белгән кайбер балалар, өй эшләрен мәктәптән кайту белән үк әзерләп куялар. Өй эшләре күп булганда, мин дә шулай итәм аны. Ә гадәттә, өйгә кайтып ашап алгач, мин я компьютерга утырам, яисә урамга чыгып керәм. Компьютерда я уйнап алам, я Интернетны карап алам, я өйрәтүче программаларда берәр нәрсә ясыйм.
Кич белән мин дөрес әзерләргә утырам. Дәрес әзерләүне авыр фәннәрдән башлыйм. Гадәттә математика, рус телләрен эшләп куям. Башта язма биремнәрне эшлим, аннан соң телдән биремнәрне өйрәнәм. Боларны эшләп бетергәч, мин бераз ял итеп алам − я телевизор карыйм, я музыка тыңлыйм. Аннан соң телдән әзерләнә торган фәннәрне − әдәбиятны, тарихны, биологияне укып чыгам.
Шигырь ятларга бирсәләр, мин аны берничә көн эчендә ятларга өйрәндем. Чөнки бер генә кичтә шигырьне яхшы итеп сөйләргә өйрәнүе авыр. Ә берничә көн кабатласаң, ул яхшырак истә кала, матуррак итеп сөйлисең дә, яхшырак билге дә куялар.
Дәресләрне мин менә шулай әзерлим.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Мин дэрес эзерлим» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)