Татарча сочинение «Мин язны ни өчен яратам?|Мин язны ни очен яратам ?»

Сочинение на татарском языке на тему «Мин язны ни өчен яратам?»/»Мин язны ни очен яратам?»Яз көне табигать, көзге каршында боргаланучы гүзәл кыз кебек тоела. Ә көзге − зәңгәр күкләр, алар буенча йөзеп йөргән ак мамык болытлар.
Мин дә ел фасылларыннан бигрәк тә язны яратам шул. Чәчәкләр исен, агачларның бүрткән бөре исләрен яратам, җылы язгы күлдәвекләрне, чыпчыклар һәм песнәкләрнең күңелле чыркылдавын яратам. Кояш яктырак һәм җылырак карауга, алар үзләренең шат чыркылдаулары белән шатлыкларын сиздерә башлыйлар. Күгәрченнәр, кояшка чыгып утырып, кабарынып гөрләшәләр. Йорт кошлары да калышмыйлар. Алар ачык капкалардан чыгып, кояшта кызыналар, саран гына тамган тамчылардан авыз итәләр. Казлар да үзләренчә шатланалар, аларның тавышлары көр чыга. Шулай булмыйча соң, тиздән бит нәсел калдыру буенча зур эш башланачак.
Яз көне җылы якларда кышлаучы кошлар да очып кайта һәм оя кора башлыйлар. Ә сыерчыкларга җиңелрәк, чөнки аларга йортларны кешеләр алдан әзерләп куялар. Шуңа күрә сыерчыклар үзләренең ояларын җыештыралар да шунда ук эшкә тотыналар: басу-кырларны кышкы йокыларыннан уянган корткычлардан чистарталар. Каргалар да эшли, гәрчә кешеләр аларга оялар ясап бирмәсәләр дә.
Болар табигатьтәге үзгәрешләр, бу − табигатьнең уяну вакыты, аның кышкы йокыдан уяну вакыты, иртәсе.
Ә өйдә әни кышкы киемнәрне шкафка яшерә, ә әти ящиктан турист кирәк-яракларын чыгара. Мин үземнең велосипедымны әзерли башлыйм, чөнки тиздән күлдәвекләр кибеп бетәчәк һәм урамда балалар белән велосипедта узышып булачак. Яз − күңелле вакыт.
Яз башында без әниләребезгә, әбиләребезгә һәм апа-сеңелләребезгә чәчәкләр һәм бүләкләр бирәбез. 8 Март бәйрәме − иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе.
Ә яз ахырында мәктәп укучыларының тагын бәйрәмнәре була − Соңгы кыңгырау. Бу да минем яраткан бәйрәмем, чөнки аннан соң җәйге каникуллар башлана.
Менә никадәрле күңелле вакыйгаларга бай бит ул яз!Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Мин язны ни очен яратам?» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)