Татарча сочинение «Миңа эт нигә кирәк?|Мина эт нигэ кирэк»

Сочинение на татарском языке на тему «Миңа эт нигә кирәк?»/»Мина эт нигэ кирэк?»Миңа бик тә эт кирәк. Ни өчен дисезме? Хәзер әйтеп бирәм.
Беренчедән, эт − кешенең иң якын һәм тугры дусты. Ул беркайчан да дустына, хуҗасына хыянәт итми, аны сатмый, алдамый. Юкка гына «Эт − кешенең дусты» дип әйтмиләр. Этләрнең тугры дус булулары турында китаплар укыганым, кинофильмнар караганым бар минем. Шуларның иң истә калганы «Белый Бим − черное ухо» дигәне булгандыр. Бим дигән эт хуҗасына тугры булуы аркасында күп җәфалар күрә. Бу фильм кешеләрнең дә төрле булуын күрсәтә. Берләре − шәфкатьле, эткә ярдәм итәргә тырышалар. Икенчеләре исә − рәхимсезләр. Алар Бимны үлемгә дучар итәләр. Мин бу фильмны һәммә кешегә, олысына да кечесенә дә карарга (яки китабын укырга) киңәш итәр идем. Кайсыдыр илдә хуҗасына тугры булган эткә һәйкәл дә куелган диләр.
Икенчедән, мин үземнең этем булуын телим. Минем аны үземчә тәрбиялисем килә. Мин эт тәрбияләү турында күп китаплар укыдым. Этләрнең нинди нәселдән булулары, үзенчәлекләре турында язылган язмаларны да җыеп барам. Димәк, мин этләр турыңда күбрәк беләм һәм шуңа күрә миңа нәкъ менә эт кирәк.
Өченчедән, минем этләрне өйрәтәсем килә. Эт өйрәтүчеләрне дрессировщиклар диләр. Минем «Ко мне, Мухтар» фильмындагы кебек, этне төрле әмерләремә буйсынырга өйрәтәсем килә. Бу бит шундый кызыклы шөгыль.
Менә шуңа күрә мин өти-әниемнең миңа эт бүләк итүләрен телим.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Мина эт нигэ кирэк?» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)