Татарча сочинение «Моң|Мон»

Сочинение на татарском языке на тему «Моң»/»Мон»Дөньяда һәрбер кеше моңлана белә. Моңланган вакытта кайбер кеше җырлый, ә кайбер кеше музыка тыңлый.
Минемчә, моң ул − кеше күңеленең җырда чагылышы. Шушы сүздән «моңаю» дигән сүз дә ясалгандыр. Ә «моңаю» сүзе кешенең уйлануларын, сагынуларын, үкенү-юксынуларын белдерә. Үзен юатырга тырышып, кеше ниндидер җырны көйли, борчыган мәсьәләләрне вакытлыча булса да онытып тора. Ә үзе уйный һәм җырлый белмәгән кеше башкаларны тыңлый. Кайбер кешеләр моңланган вакытта картиналар ясый яисә төрле бизәкләр чигә. Моң кешене иҗат итәргә этәрә, һәрбер милләт кешесе үзенчә моңлана. Аларның моңында үз милләтенең үзенчәлекләре чагыла. Мин үзем моңланган вакытта баянда уйныйм. Баянда уйнаган көйләр мине әллә кайларга, еракларга алып китә. Моңлана белмәсә, кешенең тормышы буш булыр иде. Күңеле тулганда моңлана, озын көйләр суза, ә шатлыгы булганда, үзенең куанычын күңелле көйләргә күчерә. «Моң» сүзе җырның көе белән дә, сүзләре белән дә нык бәйләнгән.
Моңлы бала түгел идем,
Моңнар төште башыма, −
сүзләрен «Әпипә» көенә һич кенә дә җырлап булмас иде. Шулай ук «Көзге ачы җилләрдә» җырына «Сабан туе», «Туган ил»гә «Шома бас» сүзләрен куеп булмый. Җырларда җырчының кичерешләре, рухы, җаны чагыла. Г. Тукай җырлар турында: «Бу − бертөрле сихри көзгедер», − дип яза. Ул кешенең күңеленнән бәреп чыга.
«Моң» төшенчәсе татар халкына гына хас, диләр. Шуңа күрә аның төгәл тәрҗемәсе дә юк.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Мон» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)