Татарча сочинение «Начар гадәтләр|Начар гадэтлэр»

Сочинение на татарском языке на тему «Начар гадәтләр»/»Начар гадэтлэр»Начар гадәтләр күп төрле була. Олылар тәмәке тарталар, аракы эчәләр, наркотиклар кулланалар. Балаларның да начар гадәтләре була. Мәсәлән, кечкенә балалар борыннарын актаралар. Кайбер яшүсмерләр төкерә-төкерә сөйләшәләр, урамда ашап яисә ямьсез итеп сагыз чәйнәп йөриләр.
Мин үземдә начар гадәтләр юк дип уйлый идем, әмма бер вакыйга мине башкача уйларга мәҗбүр итте. Яңа елны бәйрәм иткәндә, әти безне видеокамерага төшерде.
Бәйрәмнәрдән соң без видеотасманы карадык. Шунда мин үземне күрдем. Мин бит туры басып йөрмим икән. Алга иелгәнмен, җитмеш яшьлек бабаймыни.
Мин үземнең гәүдәмне турайтырга булдым. Әмма, нәрсәдән башларга? Әнием белән киңәштем. Ул миңа яхшы киңәшләр бирде. Мәсәлән, бер күнегү ясарга өйрәтте. Аның өчен стенага арканы терәп басарга, башка җиңел генә китап куярга һәм туры гына йөреп китәргә. Йөргәндә, китапны төшермәскә тырышырга кирәк икән.
Мин, бөтен тырышлыгымны куеп, бу эшкә тотындым һәм ике айдан соң минем йөрүем матурланды. Әлеге күнегүләрне мин хәзер дә дәвам итәм. Менә шулай итеп, мин бер начар гадәтемне бетердем.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Начар гадэтлэр» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)