Татарча сочинение «Нардуган бәйрәме|Нардуган бэйрэме»

Сочинение на татарском языке на тему «Нардуган бәйрәме»/»Нардуган бэйрэме»Керәшен татарлары Яңа ел бәйрәмен Нардуган дип атаганнанр. Бу бәйрәм 25 нче декабрьдә башланып, 5 нче гыйнварга кадәр дәвам иткән. Бәйрәм барышында төрле уеннар оештырылган. Бәйрәмнең төп мизгелләре: кеше танымаслык итеп киенеп йорттан йортка кереп йөрү, махсус җырлар башкару, кунак булу; йөзек салып багу, кызларның язмышын билгеләү, кияү булачак кеше турында төрлечә багулар үткәрү. Битләрен каплаган егетләр, кызлар уеннар оештырганнар һәм бер-берсен күзләгәннәр. Кайбер кешеләр, төрлечә киенеп, үзләрен танытмыйча, урамнарда такмаклар әйтеп, халыкның күңелен ачып, көлдереп йөргәннәр. Аларны «шамакайлар» дип йөрткәннәр. Шамакайлар кулларына мич капкачы, табалар тотканнар, аларны бер-берсенә сугып, төрле тавышлар чыгарганнар, кыңгыраулар шалтыратканнар, ягъни куркыныч көчләрне (җеннәрне) куганнар. Бу бәйрәмне Идел буе халыкларыннан мари, мордва, чуваш, удмуртлар да бәйрәм иткән, Алар бәйрәмгә үзләренең милли үзенчәлекләрен дә керткәннәр. Бар халык бәйрәмне яратып көтеп ала торган булган.Еще сочинения на татарском языке со схожей к «Нардуган бэйрэме» тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)